11 март 2021 яңалыклары
-
Ольгино авылы нинди сер саклый?
Ольгино авылына нигез салынганга 300 елдан артык вакыт үткән. Беренче мәлләрдә авыл “Иштирәк заводы” дип йөртелгән. Авылдан ерак түгел урында бакыр рудасы чыгарганнар һәм аны эреткәннәр. Әлеге шахталар бүгенге көнгәчә сакланган. Ләкин шахта авызлары куе үлән, ташлар белән томаланган. Эшкәрткәннән калган чимал авыл юлларына салынган. Игътибар иткәнегез бардыр, Метрәй һәм Ольгино авыллары юлларында кара ташлар ялтырап ята. Шул шахтадан чыгарылган шлак авыл юллары өчен менә дигән нигез булган. Бакыр заводыннан тыш, “Иштирәк заводы” исемен йөрткән авылда шәраб, поташ (селте үзлекләре булган каты ак матдә), фарфор заводлары да эшләгән.
-
Нинди киләчәк көтә?
Безнең авылга 1903 елда Актаныш районы Иске Сәфәр авылыннан Сахау һәм Сәлах исемле кешеләр килеп урнашкан. Алар артыннан әкренләп башкалар да килеп төпләнгән. Авылга Яңа Сәфәр дип исем кушканнар.
-
Курс башланып китте
Һәр килгән кешегә бүләк итеп эш дәфтәре, мәгълүмат язып бару өчен блокнот һәм ручка әзерләнгән иде.
-
12 март көненә һава торышы
Юлларда бозлавык.
-
Йөкне тигез тартыйк!
Халыктан җыелган үзара салым акчасы авылларыбызның инфраструктурасын яхшыртуга, яшәешебезне уңайлы итүгә юнәлтелә.
-
Татарстанда 49 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән
Барлыгы 15 171 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 53 узган тәүлектә.
-
Җанга да ризык алып
Мөслимдә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм ярминкәсе үтте. Анда азык-төлек, кием-салым һәм кул эшләнмәләре белән дә сату иттеләр. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы формированиеләре, шәхси хуҗалыклар үзләрендә җитештерелгән продуктларны тәкъдим итте.
-
Ут булмый торган авыллар исемлеге
Линияләрдә агымдагы эшләр бару сәбәпле ут булмый.
-
Пенсия тупланмаларын алдан алып була
Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәтеннән хәбәр итүенчә, пенсия тупланмалары средстволарын түләүне картлык буенча иминият пенсиясен билгеләгәнче сорарга була.
-
Эзләнүләр аша – яңалыкка
Мөмкинлекләре чикле балаларга белем һәм тәрбия бирүче Түбән Табын интернат-мәктәбенә – 50 ел.
-
"Хатлар йорты" берләшмәсе "Ак Барс" ХК турында татар открыткалары сериясен чыгарды
Чыгарылыш Казан командасының Гагарин Кубогы өчен көрәш башлануга багышланган.