Йөкне тигез тартыйк!
Халыктан җыелган үзара салым акчасы авылларыбызның инфраструктурасын яхшыртуга, яшәешебезне уңайлы итүгә юнәлтелә.
Миңа бервакыт районның бер авылында өлкәннәр җыелган мәҗлестә катнашырга туры килде. Кунакларның килеп беткәнен көткән арада дөнья хәлләре, тормыш мәшәкатьләре турында сөйләшәбез. Әңгәмә җанланып китте.
– Бигрәк карамыйлар да инде авыл урамын. Нүжәли шул күпер өстенә генә булса да 5-6 йөк гравий салдырып булмый инде? Җәй уртасы җитеп килә, сазының кипкәне юк. Аннан көндез көчкә үтәсең. Ә кичен дөм караңгы урамнан ничек йөрмәк кирәк?! – дип, сүз башлады бер агай.
– Югыйсә капка башыннан 50 сум үзара салым акчасы җыялар. Аны кая куялар икән? – дип сүзгә кушылды икенчесе.
Шулай итеп, сүз урам сазына караганда да ныграк куерды. Мин дә түзмәдем, сүзгә кушылдым:
– И агайлар, үзегезгә гөнаh җыясыз. Авылда кырык сигез хуҗалык бар, шуларның hәркайсыннан шул үзара салым акчасы җыелса, җәмгысе 2 мең 400 сум акча керә. Әйтегез әле, шушы акчага нәрсә эшләп була?
– Бәй моңа бер машина ком да алып булмый икән бит, – дип, гаҗәпкә калды агайлар.
Бу вакыйгага җиде-сигез еллар үткәндер. Авыл агайлары бу сөйләшү турында онытканнардыр да. Адәм баласының табигате шулай корылган: яхшыга бик тиз ияләшә ул. Инде урам юлы күтәртелгән, аңа ташлы ком түшәлгән, электр баганаларындагы заманча яктырткычлар төнге авылга сихри ямь биреп яналар...
Ә Мөслим соңгы елларда ничек үзгәрде! Моңа сокланмый, ихлас күңелдән шатланмый мөмкин түгел. Бү үзгәрешләрне күрмәс өчен я сукыр булырга (тәүбә, тәүбә), я дөньядагы аклыкны кара итеп кенә күрә торган хроник авыруың булу кирәктер.
Авыл җирлекләренең барысында да халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән күләмле эшләр башкарылды. Яңаларын башкару өчен чаралар күрелә, башкарасы эшләр, мөhимлегенә карап, үз чиратын көтә. Райондашларыбыз, яшәгән тирәлегебезне төзекләндерүгә, яшәү өчен уңай шартлар тудыруга үзләреннән өлеш кертә алуларына горурланып, елдан-ел барлыкка килгән уңай үзгәрешләргә сөенеп яшиләр. Татарстан хөкүмәтенең алар биргән акчаны дүрткә арттырып кайтаруына рәхмәтле булулары белән бергә, авыл җирлекләренә мондый күркәм ярдәмнең әле дәвам итүен теләүләрен дә белдерәләр.
2021 ел өчен үзара салым җыю, аның суммасын билгеләү, җыелган акчаны нинди эшләргә юнәлтүне планлаштыруга багышланган халык җыеннарында авыл халкы моны кат-кат раслады. Җыеннарда халыкның hәм район җитәкчелегенең фикер-тәкъдиме тыңлана, соңыннан карар кабул ителә. Ул карар районкүләм канун дәрәҗәсен ала, әлбәттә, аны hәркем үтәргә тиеш. Моны инде мөслимлеләрнең күпчелегенә аңлатып та, әйтеп тә торасы юк. “Үзебез өчен бит” дип, вакытында түләп тә куялар.
Ә үзара салым акчасын түләүгә килгәндә, чыннан да, март аенда моны хәл итәргә кирәк. Бу акчаларның халыктан кергәненә генә хөкүмәт тарафыннан арттыру билгеләнә. Ә планлаштырган эшләрне башкару өчен вакытында финанслау, аларны кара көзгә кадәр тәмамлау кирәк. Менә шушы нияттән, hәр гаиләгә авыл җирлекләре башлыклары исеменнән хат җибәрелде, райондашларыбызга моңа җитди карау кирәклеге әйтелде.
Авылларыбызның төзекләндерү, чисталыгын тәэмин итү, урам юлларын ремонтлау, гомумән, яшәешебезне уңайлы итүгә юнәлдерелгән чаралар hәркайсыбызга кирәк. Үзара салым акчасын түләмичә торып, халык өчен тудырылган уңайлыклардан файдалану, күршеңнең әйберен урлап алып чыгып, куллануга тиң. Йөкне тигез тартканда гына авыр йөк тә җиңел була. Ә йөз аклыгы – киләчәк көннәрнең яктылыгы да. Шуны онытмасак иде.
Рушат Солтанов, район иҗтимагый совет рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев