9 декабрь 2016 яңалыклары
-
Вәкилгә һәм министрга сорауларыгыз булса...
Гражданнарга юридик ярдәм алу өчен мөмкинлекләр тудыру һәм балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау максатында 2016 нчы елның 20 декабрендә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил аппаратында (Казан шәһәре, К. Маркс урамы, 61 йорт, 2 кат) Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белән...
-
Герой исемендәге район спорт залында волейбол ярышы узды
Русшуганлылар, гадәттәгечә, традициягә тугры калдылар. Советлар Союзы Герое П. А. Днепров кубогына районара волейбол ярышлары быел егерме дүртенче тапкыр үтте.
-
Рифат Зарипов мөслимлеләрнең сорауларына җавап бирде
"Йолдызга 10 сорау проекты" кысаларында, район үзәк китапханәсендә, популяр җырчы Рифат Зарипов белән очрашу үтте. Очрашуда мәктәп укучылары, районыбызның актив яшьләре һәм өлкәннәр катнашты.
-
Транспорт белән кабат исерек хәлдә идарә иткән ир-егет хөкем ителгән
Район прокуратурасы 47 яшьлек Зиннур нургалиевка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Ул РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаятьне кылуда гаепле дип табылган. Әлеге маддәдә сүз исерек көе транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәза алган затның исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүе хакында бара.
-
Инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләр очрашты
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында "Мизгел" яшьләр үзәгендә инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләр белән очрашу булды. Сөйләшү барышында әти-әниләр социаль яклау бүлеге, үзәк хастаханә, мәгариф бүлеге белгечләренең чыгышларын тыңладылар, сорауларын җиткерделәр. Әти-әниләр белән очрашуда район башлыгы Рамил Муллин да катнашты.
-
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә
12 декабрь көнне 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр район прокуратурасында (Мөслим авылы, Пушкин урамы, 20а йорт) Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.
-
9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне
Коррупция - билгеле дәрәҗәдә барлык илләргә дә кагылучы катлаулы социаль, сәяси һәм икътисадый күренеш. Нәкъ менә коррупция демократик институтларның җимерелүенә китерә, икътисадый үсешне тоткарлый, еш кына дәүләтнең нигезен какшата. Кече бизнес вәкилләре эшчәнлегендә еш очраучы "беренчел чыгымнар" киртәсе - коррупция нәтиҗәсе.
-
Марафонда көтәбез!
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында чаралар дәвам итә. 9 декабрь көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Без - бергә!" исемле хәйрия марафоны оештырыла. Марафон иртәнге 8.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр барачак.