6 октябрь 2015 яңалыклары
-
Россия пенсия фонды алтынчы тапкыр “Мәҗбүри пенсия иминияте буенча иң яхшы 2015 ел иминиятләштерүчесе” Бөтенроссия бәйгесен игълан итә
Бәйгенең катнашучылары -иминият түләүләре башкаручылар. Бәйгедә катнашу өчен иминиятләштерүче үз хезмәткәрләренең иминият түләүләрен мәҗбүри пенсия иминиятенә үз вакытында һәм тулысынча күчерергә тиеш.
-
Баланлы авылы юбилярына РФ Президентыннан котлау хаты килгән
Баланлы авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Миргасыйм Хәйруллин белән Мәлләтамак авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Зәйнәп Гайнетдинова бу атнада 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә.
-
"Күбәләк" бакчасы нәниләре өлкәннәрне таң калдырды
Әле күптән түгел генә ачылган "Күбәләк" балалар бакчасы инде бик күп осталыкларга өйрәнгән. Бакчаның музыка түгәрәге җитәкчесе балалар белән төрле җыр-биюләр, шигырьләр үзләштергән.
-
"Сүнмәс дәрт" ветераннары район картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады
Бүген картлар һәм инвалидлар йортында өлкәннәр көне уңаеннан күңелле чара оештырылды. Чарага кунак итеп Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Рушат Солтанов, ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов чакырылган иде.
-
"Таттелеком" өлкәннәрен хөрмәтләде
Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. Аның кысаларында һәр оешма-предприятиедә хөрмәтләү тантаналары узды. "Таттелеком" компаниясе лаеклы ялдагы хезмәткәрләрен чәй табыны артында кабул итте. Коллектив хезмәттәшләре белән бергә эшләгән елларын искә алды. Юбилейларын билгеләп үтүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды.
-
Мөслим лицее укытучылары спартакиадада 1 урынны алды
3 октябрь көнне Мөслим гимназиясе базасында район укытучылары арасында өченче җәйге сайлап алу спартакиадасы булып үтте. 7 спорт төре буенча узган бу ярышларда 20 мәктәптән 200дән артык укытучы катнашты.
-
Мөслим егетләре Сергиев Посад хәрби частенә җибәреләчәк
Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш бара. Бу көннәрдә 18 яше тулган егетләр медицина тикшерүен уза. Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар Дажгын Гассанов сүзләренчә, булачак солдатларның күпчелеге физик яктан ныклы әзерлек белән килә.
-
Өлкәннәр көне уңаеннан һәр авыл җирлегендә бәйрәм чаралары узды
Шуганка авылы Баланлы авыл җирлегенә караган Шуганка авылында ветераннар советы рәисе Фахразый Нәүшиев ветераннар советы эшчэнлегенә отчёт биргән, киләчәккә планнар белән таныштырган. ,Каенкай" балалар бакчасы коллективы, мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары белән чыгыш ясаган. Бәйрәмгә кунак итеп чакырылган Матбугат үзәге җитәкчесе Рөстәм Зәкиев район Советы һәм Башкарма комитеты котлавын, изге теләкләрен...
-
Подписка - 2016: Язылырга онытмагыз!
2016 нчы елның беренче яртыеллыгы өчен "Авыл утлары" ("Сельские огни") газетасына язылу бара. Бәяләр: аерым кешеләр өчен - 564 сум, оешмалар өчен - 579 сум. Альтернатив, ягъни Матбугат үзәгеннән килеп алу шарты белән, язылу бәясе - 300 сум. Электрон подписка - 200 сум.
-
Иске Вәрәш авылында сарай янган
Ел башыннан җирлегебездә барлыгы 5 янгын очрагы теркәлде. Соңгысы 29 сентябрьдә Иске Вәрәш авылында булды. Электр чыбыгындагы кыска ялганыш аркасында шәхси хуҗалыктагы сарай тулысынча янып бетә.
-
МТВ 3.10.2015