Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Сүнмәс дәрт" ветераннары район картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады

Бүген картлар һәм инвалидлар йортында өлкәннәр көне уңаеннан күңелле чара оештырылды. Чарага кунак итеп Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Рушат Солтанов, ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов чакырылган иде.

Рушат Җәүдәтович өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, бу бәйрәмнең 1992 елдан билгеләп үтелүен, биредә инде күптәннән традициягә кергәнлеген искәртте. Монда тәрбияләнүчеләрнең республиканың төрле шәһәр, авылларыннан җыелганлыгын, аларның үзара дус мөнәсәбәттә яшәүләрен ассызыклады. Киләчәктә саулык-сәламәтлек, тыныч тормыш теләде. Илгиз Низамов игътибарга мохтаҗ булган өлкәннәргә җылы теләкләрен җиткерде.

Чараны "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы чыгышы дәвам итте. Инде үзләре дә гомер көзләренә кереп баручы ветераннарның моңлы көйләре, матур җырлары, дәртле биюләре көзге моңсу көннәргә ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев