Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр көне уңаеннан һәр авыл җирлегендә бәйрәм чаралары узды

Шуганка авылы Баланлы авыл җирлегенә караган Шуганка авылында ветераннар советы рәисе Фахразый Нәүшиев ветераннар советы эшчэнлегенә отчёт биргән, киләчәккә планнар белән таныштырган. ,Каенкай" балалар бакчасы коллективы, мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары белән чыгыш ясаган. Бәйрәмгә кунак итеп чакырылган Матбугат үзәге җитәкчесе Рөстәм Зәкиев район Советы һәм Башкарма комитеты котлавын, изге теләкләрен...

Баланны авыл җирлеге

Баланлы авылы клубында ,,Йөрәк җылыбызны бирик өлкәннәргә " исемле чара үткәрелгән. Чәй өстәле артында үзешчәннәрнең концерт номерларын карап, ветераннар советы җитәкчесенең чыгышын тыңлап, борчыган мәсәләләрне уртага салып сөйләшеп утырганнар. Биеп-җырлап күңел ачып, хәтирә-истәлекләрен барлаганнар. Өлкәннәр бәйрәмне оештыручы Баланлы авыл җирлегенә һәм авылның мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерәләр.

Тойгелде коррекция мәктәбе

Тойгелде махсус коррекция интернат мәктәбендә Өлкәннәр көнен директор Илшат Хәбибуллин ачып җибәрде. Ул кунакларга яхшы сүзләрен, җылы теләкләрен җиткерде. Бәйрәм дәвамында укучылар шигырьләр, күңелле такмаклар, дәртле җырлар, кунакларга матур теләкләрен яңгыраттылар. Кунаклар укучыларыбызың һәр чыгышын алкышларга күмделәр, концерт соңында үзләренең теләкләрен, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Укучылар өлкәннәргә үз куллары белән ясаган бүләкләрен һәм чәчкә бәйләмнәрен бүләк иттеләр.

Авыл хуҗалыгы идарәсе

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе оешмада эшләп, лаеклы ялга чыкканнарны "Карина" кафесына чакырып кунак иткәннәр. Чәй өстәле артында өлкәннәр күңелле әңгәмә корып, истәлекләр белән уртаклашканнар. Бәйрәм азагында азык-төлек тутырылган пакетлар тапшырылган. Килә алмаучыларны өйләренә барып котлау оештырылган.

Үрәзмәт авыл җирлеге

Үрәзмәт авылында Өлкәннәр көне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мисхәт Нәбиев җитәкчелегендә оештырылган. Бәйрәм уңаеннан район мәдәният йорты хезмәткәрләре бик матур концерт тәкъдим иткәннәр. Аннан соң кунаклар мул итеп әзерләнгән чәй табынына артына җыелганнар. " Чараны оештыручыларга, һәрчак чарада спонсорлык ярдәме күрсәтүче, җирлегебезнең иң актив кешесе Әзһәм Хөсәеновка авылдашлар исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез", диләр Үрәзмәт мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев