Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия пенсия фонды алтынчы тапкыр “Мәҗбүри пенсия иминияте буенча иң яхшы 2015 ел иминиятләштерүчесе” Бөтенроссия бәйгесен игълан итә

Бәйгенең катнашучылары -иминият түләүләре башкаручылар. Бәйгедә катнашу өчен иминиятләштерүче үз хезмәткәрләренең иминият түләүләрен мәҗбүри пенсия иминиятенә үз вакытында һәм тулысынча күчерергә тиеш.

Персонификация исәбендәге һәм иминият түләүләре турындагы документларны вакытында һәм хаталарсыз тапшырырга, шулай ук мәҗбүри пенсия иминияте системасында үз хезмәткәрләрен теркәргә тиеш. Моннан тыш, эш бирүче һәм иминиятләштерелгән зат адресына пенсия кануннары бозылу турында шикаять теркәлергә тиеш түгел.

Татарстан Республикасында бәйгенең җиңүчеләре дүрт категориядә билгеләнәчәк:500 дән артык хезмәткәре булган эш бирүче, 100 дән алып 500 кешегә кадәр, 100 кешегә кадәр һәм эш белән тәэмин иткән шәхси эшмәкәрләр.

2015 нче елның иң яхшы иминиятчеләренә Россия пенсия фондының дипломнары биреләчәк. Бәйге нәтиҗәләре 2016 елның маенда билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев