6 февраль 2019 яңалыклары
-
Дөрес тукланыйк!
Иртән төрле боткалар ашау файдалы. Салкында аеруча солы, бодай, карабодайга өстенлек бирегез. Чикләвекле, орлыклы, җиләк-җимешле мюсли да көн дәвамында сезне “җылытып” торыр. Ит яки казылык белән пешерелгән тәбә дә ярап куяр. Төрле соклар, чәй, кофе эчү дә организмга ярдәм итә.
-
Тырыш хезмәт хөрмәт китерә
Уңган механизатор сезон вакытында смена нормасын 150 процентка үтәп бара.
-
Авылым тарихы. Игелекле Мөслим
Мәктәп яшенә җиткән балаларны Ольгино авылындагы балалар йортына күчерәләр. Ачлык хөкем сөргән сугыш һәм сугыштан соңгы елларда бала йорты чын-чынлап кечкенә ятимнәрне коткару йортына әверелә. Сабыйлар сау-сәламәт булып үсәләр. Тәэмин итү яхшы, урын-җир, кием-салым, ашау-эчү – барысы да сыйфатлы була. Бала йорты эшләү дәверендә бер генә бала да үлми.
-
Нинди аракы эчәсез?
– Алкоголь продукциясенең легаль булу-булмавын ничек тикшерергә?
-
7 февраль көненә һава торышы
Кар, буран көтелә.
-
Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары
Үткән көз үзе-безнең колхозда туңга сөрү беткәч, күрше “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгына җир сөрергә җибәрделәр. Бераз вакыттан соң акча алырга килдек. Шунда миңа кассир апа, үзең сайлап ал диеп, ДОСААФ лотереясы пачкасы куйды. Мин арадан берсен тартып алдым.
-
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ничек ял итәбез?
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өстәмә ял көне булмаячак, әмма җомга көнне, 22 февральдә, эштән бер сәгатькә иртәрәк китәргә мөмкин.
-
Истәлекле даталарга багышлап
Җиңүчеләр ДОСААФ оешмасының Мактау грамоталарына һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Шундый ук чаралар Тат. Бүләр мәктәбе базасында да узды.
-
Илләр гизик, тик илебездән бизмик
Биектә, ягъни урамнардан өстә ясалган юллардан йөрүче метро поездында барабыз. Искиткеч матур корылмаларга, гүзәллеккә, һәр җирдәге чисталыкка, тәртипкә таң каласың. Метрода йөрү үзе бер экскурсиягә тиң. Читтә алынган машина йөртү таныклыгы бу ил өчен яраксыз, 2 мең доллар түләп, кабат уку зарур. Даими керем алучы визалы һәркем 3%лы кредит ала ала. Хөкүмәт мәктәпләрендә уку – бушлай, ә өстенлекле уку йортларында белем алу җирле халык өчен дә түләүле.
-
Студентлар фикер алыша
Югары уку йортларында каникуллар бара. Студентлар – әти-әниләре янында ялда. Каникуллардан файдаланып, мәктәпләр элеккеге укучыларын очрашуларга җыя. Студентлар очрашуын район күләмендә уздыру да матур традициягә әйләнде.
-
Вакытыннан алда язылыгыз!
Бу чорда “Авыл утлары” газетасына 750 сумга язылырга була.