Илләр гизик, тик илебездән бизмик
Биектә, ягъни урамнардан өстә ясалган юллардан йөрүче метро поездында барабыз. Искиткеч матур корылмаларга, гүзәллеккә, һәр җирдәге чисталыкка, тәртипкә таң каласың. Метрода йөрү үзе бер экскурсиягә тиң. Читтә алынган машина йөртү таныклыгы бу ил өчен яраксыз, 2 мең доллар түләп, кабат уку зарур. Даими керем алучы визалы һәркем 3%лы кредит ала ала. Хөкүмәт мәктәпләрендә уку – бушлай, ә өстенлекле уку йортларында белем алу җирле халык өчен дә түләүле.
(Башы 30 гыйнвар санында)
Урамнарда бомжлар, исерекләр, хәер сорашучылар юк. Ярлылар читтән килүчеләр арасында гына. Аз керемлеләргә, чынлап та бернинди яшәү урыны юклыгын ачыклаганнан соң, торак бирелә, тик монда яшәп торучының аны сатарга хокукы юк. Авыр шартларда яшәүче иммигрантлар өчен 10ар кеше яшәрлек махсус бараклар бар. Әнисе эшләмичә, әтисе 4 мең доллардан ким эш хакы алучы 5 балалы гаилә дә, ирен югалтучы да торак белән тәэмин ителә. Өченче бала тугач, гаиләнең барлык кредиты каплана. Бала үзе эшли башлаганчы, әтисенә эш бирүче ай саен 600 дирһам (1 дирһам – 18 сум) түли. Инвалидларга хөкүмәт ай саен 1362 доллар бирә. Биредә дә картлар йорты бар, тик анда баласы булмаган өлкәннәр генә һәм алар да бик аз санда, диделәр. Балалар йортларында нигездә Филиппиннан, Индонезиядән килүчеләрнең никахсыз туган балалары тәрбияләнә икән.
Азык-төлек нигездә читтән кертелә, шуңа күрә бик кыйммәт. Аралашу – инглиз телендә, һәр яшәүче ул телдә иркен сөйләшә. Илдә законнар кырыс, каты, һәркем өчен үтәлүе мәҗбүри: дәрәҗә дә, тел белмәү дә, акча да закон бозучыны аклый алмый. Бәлки, шуңадыр, зур җинаятьләр юк дәрәҗәдә. Эчке тәртип кагыйдәләренә буйсынмаучы башта төрмәдә утыра, аннан илдән куыла. Наркотик кулланучы яки аны сатучыга үлем җәзасы бирелә. Биредә төннең дә, көннең дә теләсә кайсы вакытында курыкмыйча ялгызың йөрү, машина бикләмичә керү, салонда кыйммәтле әйберләр калдыру – гадәти хәл. Илдә шәригать суды да (кул кисү һ.б.) үз көчендә. Коррупция, караклык – гарәпләр өчен ят нәрсә.
Бу илдә моңарчы бернинди салым булмаган. 2018 нче елның гыйнварыннан кафе-рестораннарда һ.б. түләүләргә 5% салым өстәү кертелгән. Ә эш хакыннан салым алынмый. Салым юк дәрәҗәсендә булгач, машиналар шактый очсыз икән. Тик машинага номер алу ярыйсы ук кыйммәт. Күпчелек 2 мең еврога 4 санлы номер ала; 3, 2 санлы номерлар тагын да югарырак бәядә. Иң кыйммәтле бер генә саннан торган номер шәехләрдә генә (кешенең байлык дәрәҗәсе нинди маркалы автомобиль алуга карап түгел, ничә саннан торган номер алуына карап билгеләнә икән). Такси – иң күп кулланышта. 4 кешегә заказ очсызрак: 5 дирһам – чакырган өчен + счетчик күрсәткече (үзең күреп, исәпләп барасың).
Гарәп Әмирлекләренә килгән теләсә кем үз эшен ача ала. Тик, эшләмәсә дә, бу компаниягә бер җирле гарәпнең кертелүе мәҗбүри. Менә кайда ул үз иле кешесенә булган кайгырту! Монда тагын бер гаҗәпкә калдырган факт: (дөньяда бердәнбер!) җирлектәге хатын-кызларның бәхетле яшәвен булдыру максатында төзелгән Бәхет һәм толерантлык министрлыгы бар.
Матур тормыш һәм акча, эш эзләп Һиндстан, Пакистан, Филиппин һ.б. илләрдән килүче гастарбайтер ирләр барлык кара, авыр эшне башкара. Безнең карашка чип-чиста тоелган бассейн, тротуар, комлыкларны бөртекләп, җиренә җиткереп җыештыручыларны, әллә каян ук чакырып торучы ачык йөзле пешекчеләрне күргәч, күңелдә әллә нинди уйлар туа: бездә әле эшләргә кеше җитми, әле түләргә акчасы табылмый. Бу ил һәр эш кешесенә дә, ватандашларына да ничек акча җиткерәдер, аңламассың.
Россиядән килүчеләрнең күбесе – отель администраторлары, офис эшчеләре, зур сәүдә үзәкләрендә сатучылар, косметологлар, гидлар. Эшкә түләү мәсьәләсен Хезмәт министрлыгы даими контрольдә тота. Телне, үз эшен яхшы белүчегә монда күп акча эшләргә була. Чөнки керем кыйммәтчелекне каплый. Шуңа күрә җирле халык кына түгел, бу илдә эш һәм яшәү урыны тапкан һәркем аны оҗмахка тиңли. Барлык керем илдә яшәүчеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга тотыла икән.
Элекке барганнан соң Абу-Даби, Шарджа хакында тулырак язган идем. Чираттагы ялыбыз 80 км-га Фарсы култыгының яр буена җәелгән, дөньяның иң кызу да, иң матур да шәһәрләренең берсе – Дубайның көнбатышында урнашкан Дубай Маринада үтте (Марина ясалма каналыннан чыгып бирелгән исем). 2 млн кешесе булган Дубайда ике диңгез порты, ике зур халыкара аэропорт бар. Биредә 2009 елда метро ачылган, 2014 елдан трамвай хәрәкәте җибәрелгән. Әмирлектә барысы да яхшы мәгънәдә акча эшләүгә көйләнгән. Әйтик, яр буенда гына күпме тренажер, шезлонг, парашют, яхта, экскурсовод, киоск, кафе, самолет, минимаркет, дөя, ишәк, зебра... Хәтта кечкенә балалар өчен прокатка махсус уенчыклар, су киемнәре бирү, уен бүлмәләре көйләнгән. Түлә дә теләгәнчә ял ит!
Бай эчтәлекле китап кебек, Дубай безгә көн дә бер яхшы ягы белән ачыла барды. Биредә кайда керсәң, кая барсаң да, һәркем бер-берсе белән итагатьле итеп аңлаша, хөрмәт күрсәтә. Шактый кырыс, тупас мөгамәләләрдән туйган Рәсәй халкын Әмирлек иң башта шушы ягы белән әсир итәдер, мөгаен (ни кызганыч, үзебезнең илгә аяк басу белән бик тиз “җиргә төшәсең”).
Һәр көнне бездән 5-10 минутлык ераклыкта гына булган Фарсы култыгында су коенудан башладык. Ап-ак комы, диңгез җиле иркәләгән яр буе да, су өсте дә халык белән тулы. Әйтерсең, бар дөнья бер уч төбендә: карты да, яше дә, мәктәп яшендәгеләр дә исәп-хисапсыз. Гүя беркемне бер проблема борчымый. Су буенда БДБ илләреннән, Россиядән килүчеләр белән таныштык. Инглиз телен белмәвебез генә кыенлык тудырды. Мисырда, Төркиядә рус телендә җиңел аралашсалар да, Таиландта һәм монда тел барьеры уңайсыз хәлгә калдыргалады.
Сәяхәт – икенче гыйлем, диләр бит. Монда килеп, ничек экскурсияләргә бармый, базарны күрми китәсең инде?! Һәр җомга һәм шимбәдә (аларда ял көннәре) Чулпан безне кая да булса алып барды. Шуларның кайберләренә генә тукталам.
Быелгы сәяхәтне Әмирлекне әйләндереп алган Фарсы култыгы буйлап Яхт-клуб теплоходында йөрүдән башладык. Җирдәге гүзәллек судан тагын да матуррак күренә икән. Туган көнемне 7 гектар җирдә 45 мең төрдәге 109 миллион тере чәчәкләрдән могҗиза тудырылган паркта үткәрдек. Андагы матурлыкны аңлатырга сүз таба алмамдыр.
(Дәвамы бар).
Рәмилә Дәүләтова.
Мөслим.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев