Студентлар фикер алыша
Югары уку йортларында каникуллар бара. Студентлар – әти-әниләре янында ялда. Каникуллардан файдаланып, мәктәпләр элеккеге укучыларын очрашуларга җыя. Студентлар очрашуын район күләмендә уздыру да матур традициягә әйләнде.
Әлеге очрашулар төрле уку йортларында укыган балаларны күрештерү максатыннан оештырыла. Шул ук вакытта студентлар район башлыгы белән дә очраша һәм аңа үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итә ала. Тик быел студентлардан сораулар аз яңгырады (гадәттә, күбрәк була иде). Яшьләр Рамил Муллиннан район белән идарә итүнең ни дәрәҗәдә авыр булуы, пенсия яшен арттыруга, БДИга карата фикерләре белән кызыксынды. “Беренче эшләп тапкан акчагызны нәрсәгә тоттыгыз?” дип сораучылар да булды. “Мөслимдә эшмәкәрлекнең кайсы төренә ихтыяҗ бар?” дигәч, район башлыгы авыл хуҗалыгы өлкәсендә мөмкинлекләр күп булуын билгеләп үтте, этнотуризмны үстерү кирәклеге турында искәртте. Ветеринария көллиятендә укучы кызны район башлыгы Мөслимгә эшкә дә чакырды.
– Мөслимгә Мәскәүдән кадәр килеп, инвестиция ясаучылар бар. Нигә мөслимлеләргә туган җиренә кайтып эшләмәскә?! Лидер булудан курыкмыйча, өстебезгә йөкләмә алып, туган җиребездә эшләргә кирәк. Башкача районны үстереп булмый, – диде Рамил Муллин.
Метрәй егете Рүзәл Минһаҗев та әлеге фикерне куәтләде:
– Читтә килмешәк булып яшәгәнче, үз илеңнең патриоты булып, туган җирдә яшәү рәхәт!
Очрашуда авыл яшьләрен активлаштыру, аларны кызыксындыру чаралары турында да фикер алышу булды. Яшьләрне мәдәни чараларга тарту өчен акчалата түләү һәм район үзәгеннән аларны бу эшкә тартучы кирәк дигән фикерләр яңгырады. Очрашудан соң “Дуслар-клаб”та яңа чыккан “Т-34” нәфис фильмы күрсәтелде.
Күптән түгел шундый ук очрашу булачак укытучылар өчен дә оештырылды. Мәгариф идарәсе үткәргән чарага югары һәм урта махсус уку йортларында белем алучылар, укытучы булырга хыялланучы укучылар чакырылган иде. Очрашу бик үзенчәлекле формада үтте. Булачак укытучылар, өч төркемгә бүленеп, төрле темалар буенча үз проектларын тәкъдим итте. Беренче төркем “Укытучы (класс җитәкчесе) буларак, сез нинди яңалыклар кертер идегез һәм аларны тормышка ашыру өчен ресурсларны кайдан алыр идегез?” дигән сорауга фикер-тәкъдимнәрен җиткерде. Төркем фән укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе вазыйфаларын икесен ике кеше башкарырга тиеш, дигән фикерне җиткерде. Ягъни фән укытучысы – үз фәнен яхшы белергә һәм балаларны укытырга, ә сыйныф җитәкчесе класс белән эшләргә тиеш. “Аҗаган” уенын кайтару, дәресләрдән соң өмәләр үткәрмәү (өмә көнне дәресләр булмаска тиеш) тәкъдимнәрен дә җиткерде яшьләр.
Сез мәктәп директоры булсагыз, мәктәпкә нинди үзгәрешләр кертер идегез һәм ресурслар кайдан алыр идегез? Әлеге сорауга икенче төркем җавап эзләде. Фикерләр шактый кызыклы булып чыкты. Төркем баланың мәктәпкә барып җитүе турында хәбәр итү системасын булдыру, уку йортларына галокамералар кую, берничә төрле меню нигезендә бушлай туклану кебек идеяләрен җиткерде. Әлеге һәм башка идеяләрне алар эшмәкәрлек белән шөгыльләнү яки иганәчеләр хисабына эшләргә тәкъдим итте.
Өченче төркем “Сез мәгариф җитәкчесе булсагыз, район мәгариф системасының эшчәнлеген ничек оештырыр идегез? Кадрларны ничек җәлеп итәр идегез?” дигән сорауларга җавап эзләде. Яшьләр кабинетларның җиһазланышына игътибарны арттыру кирәклеген искәртте, 5 көнлек эш атнасы, яшь укытучыларның хезмәт хакына өстәмә түләү, кәгазь эшен киметү, ДНД һәм өмәләрдән азат итү кебек фикерләр яңгырады. Ике укытучы гаилә корган очракта яшь гаиләгә 1 млн сум бирергә яки торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләргә 50 процент ташлама ясарга тәкъдим итте. Бу төркем районда күңел ачу үзәге булдыруны да бурыч итеп куйды һәм әлеге таләпләр үтәлгән очракта үзләренең эшкә кайтачакларын искәртергә дә онытмады. Чарага чакырылган мәктәп директорлары әлеге фикерләрне көлә-көлә тыңласа да, яшьләргә гөрләтеп кул чапты.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов район мәктәпләренең шәһәрнекеләр көнләшерлек дәрәҗәдә җиһазлануын билгеләп үтте, отчетларның да хәзер нигездә интерактив формада булуын әйтте.
– Укытучының бурычы – балада үз фәненә мәхәббәт тәрбияләү, белемне табарга өйрәтү. Ә укыту модельләре төрле булырга мөмкин, – диде Р. Муллин. – Иң мөһиме – тормышка карашны үзгәртергә, балаларда туган җиргә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк.
Укытучы һөнәренең өстенлекләре турында видеоролик караганнан соң, яшь укытучылар арасында шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе узды. Ул районда дүртенче ел рәттән үткәрелә. Укытучы тормышының нечкәлекләрен мөгаллимнәр бик оста күрсәтте. Бәйгедә беренче урынны Мөслим лицееның ЛОМ командасы алды. “Six boys” егетләр җыелма командасы – икенче, “Сердцеедки” кызлар җыелма командасы өченче урынга чыкты.
Римма Афзалова.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев