Авылым тарихы. Игелекле Мөслим
Мәктәп яшенә җиткән балаларны Ольгино авылындагы балалар йортына күчерәләр. Ачлык хөкем сөргән сугыш һәм сугыштан соңгы елларда бала йорты чын-чынлап кечкенә ятимнәрне коткару йортына әверелә. Сабыйлар сау-сәламәт булып үсәләр. Тәэмин итү яхшы, урын-җир, кием-салым, ашау-эчү – барысы да сыйфатлы була. Бала йорты эшләү дәверендә бер генә бала да үлми.
1944 елда ТАССРның Халык комиссарлары советы һәм Сәламәтлек саклау халык комиссариаты карары белән Мөслимдә районара бала йорты ачыла. Ул Мөслим, Сарман, Калинин һәм Минзәлә районнары өчен булдырыла. 25 койкага исәпләнгән була.
Мөслим районы сәламәтлек саклау бүлеге мөдире Мөршидә Салихова 20 яшьлек шәфкать туташы Халидә Мансурованы бала йорты мөдире итеп билгели. 1945 елның гыйнварыннан район сәламәтлек саклау бүлеге мөдире боерыгы белән бала йорты мөдире итеп Фәрханә Тимерова билгеләнә.
Бу йортка сигез-тугыз айлык, бер яшьлек балаларны кабул итәләр. Бер катлы бина Тукай һәм Колхоз урамы киселешендә урнаша, соңыннан биредә балалар бакчасы була.
Мәктәп яшенә җиткән балаларны Ольгино авылындагы балалар йортына күчерәләр. Ачлык хөкем сөргән сугыш һәм сугыштан соңгы елларда бала йорты чын-чынлап кечкенә ятимнәрне коткару йортына әверелә. Сабыйлар сау-сәламәт булып үсәләр. Тәэмин итү яхшы, урын-җир, кием-салым, ашау-эчү – барысы да сыйфатлы була. Бала йорты эшләү дәверендә бер генә бала да үлми.
Бала йортында шәфкать туташы булып эшләгән Гөлсинә Хафизова хатирәләреннән: “1965 елда, бала йорты ябылганда, җиде сабыйны – Сарман районындагы Дүсем авылына, унысын Норлат районына илттек. Балалар, бездән аерылырга теләмичә, еладылар. Безгә дә аларны калдырып китү бик авыр иде. Балаларыбыз икенче тапкырга ятим калган кебек булды”.
Мөслимдә бала йорты 1944 елдан 1965 елга кадәр эшли.
Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал һәм фото файдаланылды.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев