3 апрель 2017 яңалыклары
-
Электр энергиясе урлаган өчен 6 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр
Төзәтмәләр кертү шундый җинаятьләрнең артуы һәм бу кырын гамәлнең кеше гомеренә куркыныч янавы белән бәйле.
-
Татарстанда хатын-кыз биек күпердән автомобиль өстенә төшеп һәлак булган
Коточкыч авария кичә Түбән Камага керү юлында булган. Яшь хатын-кыз Чаллы-Түбән Кама трассасындагы биек күпердән хәрәкәт итүче машина өстенә үк килеп төшкән.
-
Район ветераннар советы юбилярларны тәбрикли
Бу көннәрдә районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Суфиева Җәннәтелфирдәвес Галимәрдан кызы (Әмәкәй), Вәлиева Бибифаидә Вәли кызы (Иске Вәрәш) - 85 яшьлек, Әхмәдиева Флера Габдрахман кызы (Мөслим), Галимов Өлфәт Салих улы (Олы Чакмак), Мусина Рәсинә Галләм кызы (Яңа Сәет), Хафизова Мәмдүдә Касыйм кызы (Метрәй), Мөхәмәтханова Фәйрүзә Ярулла...
-
Дактилоскопия теркәве ни өчен кирәк?
"Россия Федерациясендә дәүләт дактилоскопия теркәве турында"гы 128 санлы Федераль закон (25.07.1998 ел) нигезендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ирекле рәвештә дәүләт дактилоскопия теркәве үтәргә тәкъдим итә.
-
Район үзәгендәге балалар бакчасында капиталь ремонт бара
Район үзәгендәге мәгариф учреждениеләрендә кызу темп белән ремонт бара. Бу көннәрдә мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, Мөсалим гимназиясендә һәм тагын берничә балалар бакчасында төзүчеләр эшли. "Миләшкәй" һәм "Ләйсән" балалар бакчасының фасадын төзекләндлерү белән шөгыльләнәләр.
-
Игътибар, ут булмый!
5 апрель көнне линияләрдә ремонт эшләре узу сәбәпле Мари Бүләр авылының кайбер урамнарында ут булмаячак. 9 сәгать 30 минуттан 15 сәгатькә кадәр 60 лет Октября һәм Пионерская урамнарында электр бирү туктатылып торачак, дип хәбәр итәләр район электр челтәрләреннән.
-
Бу атнада һава температурасы сизелерлек күтәреләчәк
Россия үзәгендә атна башында яңгырлар көтелә һәм төнлә салкын була. Атнаның икенче яртысында температура төнлә дә уңай булачак.
-
Татарстан халыкларының өченче съездына делегат - Әнисә Изибаева
Казанда апрель аенда Татарстан халыкларының өченче съезды узачак. Әлеге форумда безнең районнан 7 делегат катнашачак. Алар арасында Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры, районда яшәүче мариларның милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әнисә Альберт кызы Изибаева да бар.
-
"Мөслим даһилары - 2017" уеннар циклы башлана
Эшләүче яшьләр арасында үткәрелүче интеллектуаль уеннар инде матур традициягә әйләнде. Узган ел район оешма-предприятиеләреннән 12 команда көч сынашып беренчелекне "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" егет-кызлары яулаган иде. Уеннарда авыл җирлекләре командалары катнашу - шулай ук сөенечле күренеш. Финалистлар Болгар шәһәренә экскурсия белән бүләкләнде.
-
Волонтерлар катнашында узган "Игелек уят" акциясе нинди нәтиҗәләргә иреште
Соңгы вакытта үсеп килүче буын, бигрәк тә яшүсмер егет-кызларның җәмәгать эшләрендә активлашуы сөендерә. Барлык район яшьләрен бер йодрыкка туплап торучы "Мизгел" яшьләр үзәге әледән-әле кызыклы һәм тәрбияви чаралар, акцияләр оештырып кына тора. Шушы көннәрдә старт алган "Игелек уят!" волонтерлык отряды бертөркем райондашларны игелекле эшләргә этәрде.
-
Бездә яңа фотоконкурс - "Кунак ашы"
Татарлар - бик кунакчыл халык. Кунак килә дип, халкыбыз табынга иң тәмле, иң затлы ризыгын әзерләгән, матур кием кигән. Кунакны ачык йөз белән каршы алган, түргә утыртып сыйлаган.
-
Мөслим яшьләрен "Су-е-фа" уены чемпионатына чакыралар
Көнчыгыш илләрендә популярлык казанган без балачакта яратып уйнаган "Су-е-фа" уенын әле күпләребез хәтерлидер. "Мизгел" яшьләр үзәге әлеге уен буенча чемпионат оештыра. 6 апрель көнне 17.00 сәгатьтә 14 яшьтән өлкәннәрне көтеп калабыз. Уенда катнашу ирекле, җиңүче 1000 сумлык сертификатка ия булачак.
-
Яшь эшмәкәрләр өчен мәктәп эшли башлый
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе" региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә 2017 нче елның 14 апреленнән 16 апреленә кадәр Яшь эшмәкәр (эш башлаучы фермер) мәктәбендә укулар оештыра. Бу "2014-2020 елларга алга таба - мәктәп Татарстан Республикасында авыл яшьләре" подпрограммасын тормышка ашыру максатында эшләнә. Укуларда эш...
-
Яңа җитәкчеләр билгеләнде
Агымдагы атна, гадәттәгечә, иртәнге планлаштыру утырышыннан башланды. Атна дәвамында башкарыласы эшләрне планлаштырудан тыш, бүген кайбер оешма-предприятиеләргә, хуҗалыкларга яңа җитәкчеләр дә билгеләнде.