Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан халыкларының өченче съездына делегат - Әнисә Изибаева

Казанда апрель аенда Татарстан халыкларының өченче съезды узачак. Әлеге форумда безнең районнан 7 делегат катнашачак. Алар арасында Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры, районда яшәүче мариларның милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әнисә Альберт кызы Изибаева да бар.

Районда мари авыллары чагыштырмача күп түгел. Нигездә Мари Бүләр, Бикмәч, Усаклыкта һәм башка торак пунктларында яшәүче әлеге милләт вәкилләре 600 гә якын булып, алар җирлек халкының 2,6 процентын тәшкил итә. Географик яктан караганда шактый тарау урнашсалар да, мари авыллары бер-берсе белән элек-электән үзара тыгыз элемтәдә тора, ә халкы җирлектәге башка милләт вәкилләре белән дус һәм тату мөнәсәбәттә яши. Үз милли телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау буенча киңкырлы эш алып бара. Ул гына да түгел, күрше милләтләрнең тарихи-мәдәни мирасы белән дә теләп уртаклаша. Җирлектәге халыкларның гасырлардан килгән рухи мирасын саклауда районда яшәүче мариларның милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әнисә Изибаеваның да өлеше зур. Әлеге мәсьәләләр актив җәмәгать эшлеклесенең район, республика күләмендә һәм төбәктән читтә үткән семинарларда ясаган чыгышларында да чагылыш таба.

Әнисә Альбертовна мәктәп директоры, мари теле һәм әдәбияты укытучысы буларак үсеп килүче яшь буында толерантлыкка, милләтләр арасындагы дуслыкка нигез балалар бакчасында һәм мәктәптә үк салына дип исәпли. Балалар үз ана телләрен яратсыннар, матур һәм дөрес итеп сөйләшсеннәр, үз милләтләренең традицияләрен тирәнтен өрәнсеннәр өчен тырыша. Аның укучылары ел саен мари теле һәм әдәбияты буенча үткән район һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар. Йошкар-Олада үтүче регионара фән бәйгеләрендә дә күп тапкырлар җиңүчеләр булдылар. Гомумән, Мари Бүләр мәктәбендә татар һәм мари балалары үзара дус һәм тату шартларда белем алалар, һәр ике телдә узучы чараларда, милли бәйрәмнәрдә актив катнашалар. Озак еллар мариларның "Полер кас" халык ансамблен җитәкләгән Әнисә Изибаева сәнгатьнең, халык йолалары һәм гореф-гадәтләренең милләтләр арасында дуслык, туганлык җепләре булдырудагы ролен яхшы аңлый. Бүген "Полер кас" ансамле - районда һәм республика күләмендә узучы бәйрәмнәрнең йөзек кашы.

Әнисә Альбертовна җәмәгать эшләренең үзәгендә кайный. 2000 елдан башлап, өч чакырылыш рәттән Исәнсеф авыл җирлеге советы депутаты итеп сайлана. Халык ышанычлысы киң җәмәгатьчелек һәм ата-аналар белән берлектә җирлек халкының иминлеге, авылның төзеклеге өчен янып йөри. Соңгы елларда гына да Мари Бүләр авылының ике урамына грунт юл салынды, күперләр төзекләндерелде, яңа төзелгән паркта һәм авыл тирәсенә агач үсентеләре утыртылды. Авылдашлары үзләрен борчыган проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр. Ә. Изибаева исә авыл җирлеге җитәкчелеге белән берлектә әлеге проблемаларны хәл итү юлларын эзли.

Райондашыбызның мәгариф өлкәсен үстерүдәге һәм милләт язмышы өчен куйган күпьеллык тырыш хезмәте лаеклы бәяләнде. Әнисә Изибаева район мәгариф идарәсенең, район башлыгының Татарстан Республикасы, Мари Иле республикасы, Россия Федерациясе Мәгариф һәм министрлыклыкларының Мактау грамоталарына, "Россия Федерациясенең гомуми белем бирүдәге мактаулы хезмәткәре" күкрәк билгесенә лаек булды. "Россия Федерациясенең иң яхшы укытучысы-2006" конкурсында җиңү яулады.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев