Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Мобилизацияләнгәннәргә ярдәм

Мобилизацияләнгән егетләрнең балалары, инвалид яки пенсионер туганнарына ярдәм чаралары каралган.

Җирлегебездән кече составтагы рядовой, сержант булган 47 ир-егет һәм өч офицер мобилизацияләнде.
Аларның икесе бүген хәрби операциядә катнаша, калганнары Казанда хәрби өйрәнүләр үтә.

– Мобилизацияләнгән райондашларыбызның көнкүреше белән танышу максатыннан алар белән даими очрашып торабыз. Егетләрнең әти-әниләрен, туганнарын да автобус белән алып баруны оештырдык. Шөкер, солдатлар өчен барлык шартлар да тудырылган, ашау-эчү, кием-салым белән проблемалар юк. Батыр уллар үстергән әти-әниләргә зур рәхмәт! Мобилизацияләнгән егетләр, вәзгыятьне аңлап, чакыруны кабул итте. “Махсус операциягә балаларыбыз, оныкларыбыз тыныч тормышта яшәсен, ил-көннәр тыныч, имин булсын, дип барабыз. Качып йөри торган вакыт түгел,” – дип, фикер йөртүләре белән дә горурланырлык егетләр алар! – ди район башлыгы Альберт Хуҗин.
Мобилизацияләнгән ир-егетләрнең эш урыннары саклана, салымнары кичектерелеп тора. Өлешчә мобилизация барышында хәрби хезмәткә чакырылучылар хәрби хәрәкәтләр зонасында булганда һәм демобилизациядән соң өч ай дәвамында милек салымын түләмәячәк. Райондашларыбыз үзара салым түләүдән да азат ителде. Мобилизацияләнгән егетләрнең тормыш иптәшләре дә бу төр түләүдән азат ителә. Мобилизацияләнүче гаиләле булмаса, үзара салым түләүдән әти-әнисе азат ителә.
Өлешчә мобилизация кысаларында РФ Кораллы көчләренә Татарстаннан чакырылучыларга хәрби хезмәт хакы бирелә. Сумма ике өлештән тора: хәрби звание буенча оклад һәм хәрби вазифа буенча оклад. Шулай итеп, рядовой һәм сержантның уртача айлык хезмәт хакы – 20-30 мең сумга, ә офицерның уртача хезмәт хакы 35-40 мең сумга тиң. Махсус хәрби операция зонасында түләү берничә тапкыр арта. Әйтик, рядовой һәм сержантка 200 мең сумга якын акча түләнә.

– Мобилизацияләнгән егетләрнең 24е – гаиләле. Әтиләре мобилизацияләнгән балаларны балалар бакчасына йөрткән өчен түләү алынмый, ә мәктәп укучылары өчен ашханәдә туклану – бушлай. Хөкүмәтнең әлеге карары 14 ноябрьдән гамәлгә керде. Мобилизацияләнгән ир-егетләрнең барысының да социаль паспортлары төзелде. Бу эш ир-егетләрнең гаиләләре белән даими элемтәдә булып, проблемаларны ачыклау, ярдәм итү максатыннан эшләнде, – ди район Советы аппараты җитәкчесе Ренат Гарипов.

– Мобилизацияләнгән райондашлар белән очрашып тору ике як өчен дә кирәк, дип уйлыйм. Казанда өйрәнүләр вакытында егетләрнең ничек яшәүләрен, ничек туклануларын күрдек, Мөслим күчтәнәчләрен тапшырдык. Ир-егетләргә балаларның хатлары, алар ясаган значоклар һәм беләзекләр ошады. Кечкенә сувенирларда балаларыбызның йөрәк җылысы саклана. Мобилизацияләнгән егетләрнең үтенечен истә тотып, өстәмә экипировканы алуда ярдәм сорап, райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек. Ике көн эчендә кирәкле сумма җыелды. Уртак тырышлык белән 629 300 сум акча тупланган иде. Әлеге суммага 47 комплект рация, тактик разгрузка һәм перчаткалар алынды, – ди Альберт Хуҗин.
Район җитәкчелеге ярдәме белән 20 ноябрь көнне мобилизацияләнгәннәр янына туганнары, якыннары барды. Автобус белән район хакимияте тәэмин итте. Райондашлар ярдәме белән алынган әсбаплар да шушы очрашуда тапшырылды. “Агромастер” җитештерү компаниясе җитәкчесе Илгиз Исламов ярдәме белән мобилизациялән егетләргә 50шәр мең сум акча күчерелде. Өлешчә мобилизация барышында хәрби хезмәткә чакырылган ир-атларның балигъ булмаган балаларына 20шәр мең сум күләмендә акча (бер тапкыр) түләнә.
Мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм итү максатында махсус счетка акча күчерү бүген дә дәвам итә. Әлеге средстволар мобилизацияләнгән райондашларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен тотылачак.

Лилия Шәймиева

Динар Нуретдинов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев