Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Җәйге пирог

Җиләк-җимеш пирогы

Камыр өчен 100 грамм ак май, 1 йомыр­ка, 3 аш калагы шикәр комы, ярты чәй калагы көпшәкләндергеч, 1 ста­кан он кирәк.

Эчлек өчен 500 грамм каймак, 200 грамм шикәр комы, 3 йомырка, 3 аш ка­лагы крахмал, бер кечкенә пакет ванилин алына.

Пирог өчен кирәкле ингредиентларны һәр хуҗабикә үзе чамалый­дыр. Камырның тыгызлы­гына, шулай ук формасы­на карап, он күләмен арт­тырырга яисә киметергә була. Камыр басып, формага салып, кул белән ян-яннарын тигезләргә. Эчлек агып чыкма­сын өчен кыр-кырларын күтәртеп куярга. Эчлек­не әзерләгәнче формада­гы камырны 20 минутка суыткычка куеп торырга. Камыр эченә юып чистар­тылган карлыган, кура җиләге, яки төше алын­ган чия салырга, алар өстенә эчлекне агызырга.  Пирог 180-200 градус кайнар­лыктагы духовкада ярты сәгатьтән әз генә арты­грак вакытта пешеп чыга.

 

Тулырак: http://muslumirc.ru/news/stati/lysniyadn-ilk-imesh-pirogy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев