Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Тәмле ташкабак

Мөслим-информ журналисты Лилия Шәймиева үзе яратып пешерә торган томалап пешерелгән ташкабак (кабачок) рецептын тәкъдим итә.

 

Кирәкле ингредиентлар: уртача зурлыктагы ике ташкабак, уртача зурлыктагы бер кишер, бер данә татлы кызыл борыч, бер эре суган, тәменчә тоз һәм борыч, 200 граммлы стакан белән карабодай ярмасы, 500-700 грамм тавык яисә сыер итеннән фарш, бер-ике теш сарымсак, тәменчә майонез, 200-300 грамм каты сыр.

Әзерләү тәртибе. Ташкабакларны юабыз, кабыгын әрчибез һәм, урталай бүлеп, эчен алабыз да җиңелчә тозлап куябыз. Карабодай ярмасын пешерәбез. Ул арада суганны әрчибез дә, вак итеп турап, көнбагыш маенда кыздырабыз. Алтынсу төскә керә башлагач, өстенә угычтан чыгарылган кишер салабыз. 5-7 минут чамасы кыздыргач, шакмаклап туралган татлы борычны өстибез. Барысын бергә болгатабыз һәм тагын 5 минут кыздырабыз. Аннары өстенә фарш салабыз да, кайнаган су өстәп, фарш әзер булганчы (якынча 15 минут) томалап пешерәбез.

Соус әзерлибез. Ул бик җиңел ясала: 3 аш калагы майонезга сарымсак тырнакларын сытабыз да яхшылап болгатабыз һәм пешкән карабодайны кушып эчлекне әзерлибез.

Әзер эчлекне тозланган ташкабак эченә тутырабыз, табага фольга җәеп, ташкабакларны шунда тезәбез, өстен фольга белән каплыйбыз. 180 градуска кадәр җылытылган духовкада ташкабаклар 30 минут пешә. Шуннан соң, фольганы ачып, ташкабаклар өстенә майонезлы-сарымсаклы соусны сылыйбыз, түгәрәкләп киселгән помидорларны тезеп чыгабыз һәм угычтан уылган сырны сибәбез. Сыр эрегәнче – якынча 5-7 минутка тагын духовкага тыгып алабыз. Бу ризык кайнар килеш тә, салкын килеш тә бик тәмле!

 

Лилия Шәймиева фотосы

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев