Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Пончиклар

Резеда Абдуллина бик тәмле итеп камыр ашлары әзерли. Аның кабартма (күпләр аны “пончик” дип йөртә) рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Кирәкле ингреди­ентлар: 0,5 кг эремчек, 1,5 стакан он, 1 стакан шикәр комы, 3 йомыр­ка, 1 пакет ванилин, 1 па­кет көпшәкләндергеч (раз­рыхлитель), кыздыру өчен көнбагыш мае.

Әзерләү тәртибе: эрем­чекне шикәр комы белән уа­быз, өстенә йомыркаларны сытып салабыз. Ванилин, он һәм көпшәкләндергечне бергә кушып, иләк аша үткәрәбез һәм эремчек мас­сасына кушабыз, яхшылап болгатабыз. Тирән казанда үсемлек маен җылытабыз. Шарлар ясап тәгәрәтәбез дә кайнар майга салабыз. Пон­чиклар бик тәмле һәм су­сыл булып пешә. Шарларны тәлинкәгә салыгыз, артык майны сеңдерү өчен мин салфетка кулланам. Пончи­клар өстенә шикәр пудрасы да сибәргә онытмагыз.

Фото - Изображение от Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев