Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Лилиядән – рагу

Белгечләр итне яшелчә белән ашарга куша. Мөслимдә яшәүче Лилия Заянова сезгә яшелчәләрдән бик тәмле рагу рецептын тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиентлар: уртача зурлыктагы ике данә татлы борыч, өч алма, кечкенә кабакның дүрттән бер өлеше, уртача зурлыктагы өч помидор, ике баш суган, тәменчә тоз һәм борыч, 100 грамм чамасы көнбагыш мае.
Әзерләү тәртибе. Алманың чүбен алып, кабыгын әрчибез дә дүрт кисәккә бүләбез. Кабакның төшләрен алабыз, эре итеп шакмаклап турыйбыз. Помидорны кайнар суда пешекләп, тышын салдырабыз. Помидорны урталай бүлсәк, яхшы булачак. Борычның эчен чистартып, эре кисәкләргә бүлгәлибез. Яшелчәләрнең барысын бергә тирән, киң савытка салып пешерергә куябыз. Рагу 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 40 минут эчендә пешә. Әлеге ризыкны пыяла табада пешерсәң, яшелчәләр, сусыл, тәмле булу өстенә, матур да булып торачак.
Тәмле булсын!

Фото Изображение от rawpixel.com на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев