Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Ларисадан “Катлы” салаты

Салатларны элек бәйрәмгә дип, кунак килгәндә ясасак, хәзер көндәлеккә дә ясыйбыз. Мөслим кызы Лариса Гыйләҗевадан “Катлы” салаты рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиент­лар: 400 грамм чамасы тавык ите, 200-300 грамм маринадланган гөмбә (опята), уртача зурлык­тагы бер баш суган, 1-2 пешкән кишер, 150 грамм сыр, майонез.

Әзерләү тәртибе. Са­латны катлап өясе була. Беренче кат – тавык ите, икенче кат – маринад­ланган гөмбә, өченче кат – вак итеп туралган суган, дүртенчесе – угычтан чы­гарылган пешкән кишер, бишенче кат – вак угыч­тан чыгарылган сыр. Һәр кат саен майонез ягабыз.

Тәмле булсын!

Фото – Л. Гыйләҗеваның шәхси архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев