Кыстыбый
Татар халкының милли ризыгы кыстыбыйны һәркем ярата. Кыстыбыйны тары ярмасы белән дә пешерүчеләр бар. Райондашыбыз Айгөл Бигимовадан кыстыбый рецепты тәкъдим итәбез.
Кирәкле ингредиентлар: камыр өчен 2 йомырка, 200-250 миллилитр сөт, 60 грамм үсемлек мае, 600-700 грамм он, тәменчә тоз. Эчлек өчен уртача зурлыктагы 20ләп бәрәңге, 150 грамм атланмай, 600 миллилитр сөт, тәменчә тоз. Тары ярмасыннан эшләргә уйласагыз, 200 грамм тары ярмасы, 60 грамм атланмай, 1 литр сөт, тәменчә тоз, шикәр комы кирәк була.
Эш тәртибе. Тирән савытка йомырканы сытып, сөт, үсемлек мае, тоз кушып, барысын бергә болгатабыз. Он өстибез һәм йомшак камыр басабыз. Камырны унике кисәккә бүләбез дә һәркайсын десерт тәлинкәсе зурлыгында юка итеп җәябез. Кызган коры табада башта бер ягын, аннары икенче ягын пешереп алабыз.
Эчлек өчен бәрәңгене пешереп, суын саркытып төябез һәм йомырка, сөт, май кушып болгатабыз. Тары ярмасыннан сөттә ботка пешерәбез һәм, май салып, болгатабыз. Җәймәнең яртысына эчлекне җәеп, икенче ягы белән каплыйбыз. Кыстыбыйны табынга майлап чыгарабыз.
Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев