Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Гөбәдия

Гөбәдияне “табын патшабикәсе” дип атыйлар. Мөслимдә яшәүче Зөлфия Галимәрдановадан бик тәмле гөбәдия рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: камыр өчен 200 грамм акмай, 100 грамм шикәр комы, ике йомырка, өч аш кашыгы кибет каймагы, 350 грамм чамасы он, бер чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разыхритель), бер чеметем тоз.
Эчлек өчен корт, бүрттерелгән дөге, пешкән йомырка, йөзем җимеше, эретелгән акмай кирәк була.
Әзерләү тәртибе. Гөбәдия өчен камыр басабыз. Майны шакмаклап турыйбыз һәм, шикәр комы кушып, бергә болгатабыз. Шуңа дүрт аш кашыгы он салып, валчык хасил булганчы уабыз. Шуның өстенә ике йомырка, каймак салабыз һәм калган онны, көпшәкләндергеч кушып, камыр басабыз. Камыр артык йомшак булса, дүрт-биш аш кашыгы он кушарга була. Камырны ике кисәккә бүлеп, аларның һәркайсын аерым плёнкага төреп, ярты сәгатькә суыткычка куябыз. Камыр ял иткәндә эчлекне әзерлибез.
Камырны җәеп, аны майлы табага җәябез. Шуңа башта – корт, аннан – дөге, аның өстенә пешкән йомырка, дөге, йөзем җимеше салабыз. Иң өскә эретелгән акмай, шикәр комы сибәбез. Гөбәдиянең өстен каплап, валчык сибәбез дә, 180 градус кайнарлыктагы духовкада пешерәбез. Гөбәдия өстенә сибү өчен валчыкны акмайны бүлмә температурасында йомшартып, шикәр комы белән он кушып әзерлибез.
Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев