Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Чүлмәктә пешкән гөбәдия

Гөбәдияне татарлар аны бик яратып пешерә һәм иң кадерле кунакларга тәкъдим итәләр.

Гөбәдия сүзенең  гүли-бәдиһәгә нисбәте ни дәрәҗәдәдер, әмма татарлар аны бик яратып пешерә. Гөбәдияне итле, җимешле, йомыркалы итеп тә, юка һәм калын итеп тә, зур һәм кечкенә (бер өлешлек) итеп тә ясыйлар. Хәтта чүлмәктә дә әзерлиләр.

Бөтен нәрсәне табада пешерә торган гөбәдиягә әзерләгән кебек әзерлиләр. Аннары чүлмәк яисә чуенның эчен майлыйлар да төбенә камыр җәяләр, камырны майлагач, башта – корт, өстенә – бүрттерелгән дөге, ит (итне күбрәк алалар), тагын дөге, вак итеп туралган йомырка, дөге, йөзем салалар, өстенә сызыклы май сибәләр, камыр белән каплап, кызу мичкә куялар. Гөбәдия 40-50 минут пешә. Гөбәдияне тәлинкәләргә салып ашыйлар.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев