Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Алсудан - балан бәлеше

Хәзер балан вакыты. Баланнан бөккән дә, кабартмалар да пешерәләр, балан компоты, кайнатмалар да ясыйлар. Балан бәлешен һәркем үзенчә пешерә. Сезгә Тойгелдедә яшәүче Алсу Сибгатуллинадан бик җиңел генә пешерелә торган балан бәлеше рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: бер аш тәлинкәсе чистартылган балан, 250 граммлы стакан белән стакан ярым манный ярмасы, бер стакан шикәр комы.

Әзерләү тәртибе. Башта әче камыр ясыйбыз. Моның өчен ярты литр җылы сөткә дүрт аш кашыгы шикәр комы, бер аш кашыгы коры чүпрә, биш аш кашыгы көнбагыш мае, ике аш кашыгы майонез, бер чәй кашыгы тоз, кирәгенчә он салабыз. Камыр әзер булгач, эчлекне ясыйбыз. Эчлек өчен балан, манный ярмасы, шикәр комын бергә салып болгатабыз. Табаны майлап, өстенә камыр җәябез, әзер эчлекне салып, өстенә сыек май агызабыз яисә берничә урынга кисәкле акмай куйсаң да ярый. Өстен ябып, мичкә озатабыз. Балан бәлеше 200 градуска кадәр җылытылган духовкада 50 минут чамасы пешә.

Тәмле булсын!

Фото - А. Сибгатуллинаның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев