Тырыш хезмәт мул җимешен бирә
Район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды
19 август көнне “Мөслим районында белем бирү киңлеге: төп казанышлар һәм үсеш юнәлешләре” исеме астында үткән киңәшмәдә узган уку елының уңышлары барланды, алдагы уку елына бурычлар билгеләнде.
Һәр мәктәпнең үз казанышы
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашучыларны мәдәният йорты алдында бай эчтәлекле күргәзмә каршы алды. Күргәзмә эше белән район башлыгы Альберт Хуҗин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хаҗиев та танышты.
– Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенә күргәзмә әзерләү – матур традицияләребезнең берсе. Быел күргәзмәбезнең төп максаты – һәр мәктәпнең үзенчәлеген күрсәтү. Мәктәп нәрсә белән яши, нинди проект өстенлекле юнәлеш алган – һәркайсы үз үзенчәлеген күрсәтә. Ул милли юнәлештәге яки патриотик эшчәнлек, проект, хезмәт нәтиҗәләре булырга мөмкин. Күргәзмәдә 16 мәктәп һәм Түбән Табын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбе катнаша. Балалар бакчалары да бар. Алар яңа проектлар тәкъдим итә, – диде мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лениза Галимова.
Күргәзмә белән танышучы кунакларны Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары каршы алды. Алар Г. Тукай шигырьләрен сөйләде. Халыклар бердәмлеге елы кысаларында узган “Мин – милләтемнең киләчәге” мунципаль бәйгесендә җиңү яулаган Ксения һәм Мансур Нәбиевләр гаиләсе дә чыгыш ясады. Аларның балалары Мөслим лицеенда укый. Кунакларны лицейның “Яшь армиячеләре” дә сәламләде.
– Мин милли бизәкләрне шулкадәр яратам! Аларны яратмый мөмкин дә түгел. Менә шундый затлы алкалар, калфаклар, түшлекләрне без мәктәбебездә укучы кызлар белән ясыйбыз. Укучыларыбыз кул эшләре белән шөгыльләнергә бик ярата. Алар үз тырышлыклары ярдәмендә тудырган матурлык белән бик горурлана! – диде Түбән Табын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбе укытучысы Илсөя Шәрипова.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 21 август саныннан укыгыз.
Рәмилә Сәләмова фотолары.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев