Табигать һәм без

Мөслимлеләр изге эштә катнашты

3-10 октябрьдә Татарстанда “Урманнарны саклыйк” бөтенроссия акциясе узды. Агач утырту акциясе “Экологик иминлек” милли проекты кысаларында үткәрелә

– Быел “Урманнарны саклыйк” акциясе барышында Татарстанда 1 миллионнан артык үсенте утыртылыр дип көтелә. Акциянең максаты – урман үстерү генә түгел, ә урманнарга сакчыл караш тәрбияләү, аларны саклау мәсьәләсенә игътибар юнәлтү. Агачлар, урманнар күбрәк булган саен төбәкләрнең экологик хәле дә яхшыра, – диде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әлеге мәсьәлә буенча узган видеоконференциядә. 

Мөслимлеләр дә әлеге изге эштә катнашты. Оешма-предприятие хезмәткәрләре, политехник техникум укучылары, өлкән буын вәкилләре район үзәгендәге Өченче урау юл буенда нарат үсентеләре утырттылар.

– Мөслимлеләр әлеге акциядә ел саен актив катнаша. Быел 1 меңнән артык нарат үсентесе утырттык. Районыбызда урманнар күп булса да, буш мәйданнар җитәрлек. Мөслим үсә, яңа урамнар барлыкка килә. “Яңарыш”, Аэропорт микрорайоннарына караучы террторияләрдә агач-куаклар утыртасы мәйданнар бар. Бу эшне акция кысаларында гына түгел, алга таба да дәвам итәчәкбез. Райондашларыбыз үсентеләргә сак карасын, игътибарлы булсыннар иде, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.

Алдынгылар хәрәкәте активистлары да агач утырту акциясенә актив кушылды.

– Агач-куакларны саклый белергә дә кирәк. Бу юнәлештә дә волонтерлар үз өлешен кертә. Шул уңайдан без урамнарда, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә акцияләр, очрашулар үткәрәбез. Балаларга агачларны тәрбияләү, саклау хакында сөйлибез. Мөслимебезгә килгән кунаклар җирлегебезнең яшеллеккә күмелеп утыруына, урман-посадкаларның күп булуына соклана. Без утырткан үсентеләр матур булып үссен, җирлегебезне тагын да бизәсен, – ди Алдынгылар хәрәкәтенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Рәмилә Кашапова.

Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә дә агач утырту акцияләре үтте. Дусай авылында яшәүчеләр дә акциягә актив кушылды.

– Узган ел авылдашыбыз Мөнирә апа, иганәчелек ярдәме күрсәтеп, буа ясаткан иде. Мөнирә апаның тәкъдимен истә тотып, авылдашлар белән алма бакчасыннан 1 меңгә якын кызыл һәм кара миләш, балан куаклары алып кайтып, буа янына утырттык. Акциядә авыл халкы бик теләп катнашты. Агач-куаклар матур гына үсеп китсә, киләчәктә буа территориясе матур ял урыны булыр, дип өметләнәбез, – ди Баек авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Шакирова. 

Агач утырту – саваплы гамәл, чөнки үсентеләр кешеләргә, хайваннарга, кошларга, хәтта бөҗәкләргә дә файда китерә. “Утырткан агачлары һәм башка үсемлекләр белән кешеләр, хайваннар, кошлар тукланган өчен мөселман һәрвакыт әҗер-савап алачак”, – диелә Коръәндә. Яшеллек беркайчан да артык булмый. Бер агач киссәң, икене утырт, диләр. Тирә-юньне яшелләндерү акцияләре хәзерге техника заманында экологик иминлекне тәэмин итүдә, туган җиребезне урманнарга тагын да баетуда мөһим урын алып тора. “Үсентеләр бала кебек сизгер. Агачларны изге теләк белән ихлас күңелдән утыртсак, алар, һичшиксез, үсәчәк”, – ди урманчылар. Яңа утыртылган агач-куаклар яхшы үсеш биреп, киләсе язда беренче бөре-яфракларын бүләк итәрләр, дип өметләнәбез. 

Фәридә Гайнетдинова фотосы


Нет комментариев