Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Ялгышлардан торган язмыш

Назыймның төрмәдән кайтуы турында хәбәр кечкенә авылны аякка бастырды

Егетнең авылдан еракка китүенә сөенеп тә өлгермәгән халык кабат кара кайгыга батты: тагын ни күрсәтер бу “батыр”? Улын ялгызы тәрбияләп үстергән әнисе Әсмага да баласыннан көн юк иде.

– Назыймның кайтуы дөрес булдымы ул, Зәйнәп? Кеше кадәр кеше үтереп тә җәзасыз калдымыни?! Әстәгафирулла, нинди дөнья бу?! – дип сөйләште халык.

Бу сүзләрне Әсма апа да ишетте. Алабута баскан тыкрыктан гына кибеткә төшеп, кеше күзенә күренмичә генә кирәк-ярак, азык-төлек алып кайтырга исәпләгән иде дә... бу сүзләрне ишеткәч, үзен җинаятьче кебек хис итте Әсма. Качып кешеләр сөйләшкәнен тыңлау матур булмаса да, шулай килеп чыкты. Каршыларына килеп чыксаң да җайсыз, тыкрык башында таптанып тору да матур түгел. Ни булса шул булыр дип, авылдашлары янына барырга омтылыш ясаган иде, Зәйнәпнең сүзләрен ишетеп туктап калды.

– Әсма кайтарган, ди бит, малаен. Кемнәргәдер акча төрткән, кредитлар алган икән. Ялгызыма авыр, дип туктаусыз хатлар язган, диләр югары судка. Ахыр чиктә малаен кеше үтерүдә гаепле, дип түгел, “үз-үзен яклаган” дигән статья белән хөкем иткәннәр икән. Назыйм хәзер бөтен авылны дер селкетеп тотачак инде...

Зәйнәпнең теле-телгә йокмый. Белсә дә, белмәсә дә такылдавы өчен иреннән дә аз эләкми, югыйсә, үзенә. Тик хатын сабак ала белми, һаман башкаларны “чәйнәвен” дәвам итә.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 20 сентябрь саныннан укыгыз.

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев