Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Гомерлек ялгыш

Бүген Марат белән Айгөлнең никах көннәре. Мәктәп елларыннан ук яратып йөргән кызны, тәки, үзенеке итте Марат! Татлы уйлардан будильникның чыелдавы өзде. Төш кенә булган икән, каһәр! Тьфү! Марат чак кына сүгенми калды. Төше нинди татлы иде югыйсә...

“Бишле” билгеләренә генә укучы, төрле бәйгеләрдә беренчелекне бирмичә, үзе укыган мәктәпкә җиңү арты җиңү китерүче кызны яратучы бер Марат кына түгел иде. Сыйныфташы Арыслан да, бер сыйныфка югарырак укыган Илгиз дә Айгөлне төшләрендә күреп саташа иде. Тик берсе дә Мараттан уза алмады. Типсә тимер өзәрдәй баһадир гәүдәле, сөрмәле күзле, лачындай карашлы егет үз дигәненә һәрвакыт ирешә иде. Айгөл үз-үзенә артыгы белән ышанган Мараттан кайвакыт шүрләп тә куя иде. Юләрләрчә яратучы, юктан да көнләшүче Марат тора-бара үзгәрерме?

“Син аңа өмет бирдеңме?” “Нигә ул сиңа яза?” “Нигә ул сиңа елмая?” “Нигә башкалар белән чытлыкланасың?” Чыгарылыш сыйныфта укыган төсле дә булмады Айгөлгә, уку кайгысы калмады. Марат аны көнләшүе белән бимазалый иде. Егетнең пәһлевандай гәүдәсе мәктәп ишегалдында күренү белән кыз сыйныфташлары белән гәпләшеп торган җирдән тиз генә парта артына барып утыра иде. Мараттан курыкканга түгел, мәгънәсе булмаган талашулардан ялыкты Айгөл.
Алда – дәүләт имтиханнары. Аларга әзерләнергә көче дә, теләге дә калмаган кыз түшәккә ауды. Нервлары түзмәде. Айгөлнең йөрәге авырта башлады. Борчылган саен чәнчи иде йөрәк. Хастаханәдә ятып чыккач, Маратның үзенә суына баруын күреп, әй сөенде Айгөл!.. Бактың исә, Маратның көнләшмәве, көн саен мәхәббәт аңлатмавы грандиоз планнар белән бәйле булган икән!

– Унберне тәмамлау белән өйләнешәбез. Айгөл, зинһар, кичектермик. Сүз бирәм: көнләп җаныңны ашамам, – диде Марат.
Тик кызның әти-әнисе каты торды. Айгөл үзе теләгән уку йортына кереп, укытучы һөнәрен үзләштерде. Айгөлне биш ел дәвамында саклап йөрде Марат. Кыз укыган шәһәргә күченеп, физкультура техникумына укырга керде. Маратның исәпләүләре буенча Айгөл мәктәпкә математикафизика укытучысы булып кайтачак. Ә мәктәптә яшь мөгаллимнәр әз түгел. Сөйгәнен урлый күрмәсеннәр тагын!
Мәктәпкә физкультура укытучысы булып Марат үзе кайтачак.
Барысы да Марат уйлаганча килеп чыкты. Алар икәүләп Казаннан ерак булмаган бер район үзәгендәге мәктәпкә эшкә кайтты. Мәктәптә ир-ат укытучылар әз түгел иде. Бөтенесенең дә игътибары – Айгөлдә. Әллә Маратка гына шулай тоеламы? Укытучыларның һөнәри бәйрәмнәрендә, табигать кочагына чыккач, Айгөлгә самавырдан үлән чәе агызып биргән өчен Марат информатика укытучысы Камил Айратовичка йодрыгы белән менеп төшкәч, Маратта өмет юклыгына кыз тәмам инанды...


Язманы тулысы белән "Авыл утлары" газетасының 2022 елның 23 ноябрь санында укырга мөмкин 

Лилия Шәймиева

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама