Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл билгеләре яңартылды

Бу көннәрдә район үзәгенең кайбер урамнарында ясалма калкулыклар өстәлде.

Банк урамының район хакимияте бинасы тирәсендә – ике, Тукай урамында – ике, Вахитов урамында – бер, Искәндәров урамының “Курай” паркы янында бер калкулык ясалды, шулай ук Мөслим гимназиясе артындагы ясалма калкулык та яңартылды. Барлыгы 22 юл билгелсе урнаштырылды, шуның дүртесе – аккумуляторлы, ягъни утлары яна торган. Аларда “Сак булыгыз, балалар!” дип язылган. Ясалма калкулыклар янына 14 юл билгесе һәм җәяүлеләр өчен юл кисешенә 4 билге куелды. Эшләрне Яр Чаллының “Автострой” җәмгыяте бригадасы башкара. Ясалма калкулыклар ГОСТ таләпләренә туры килә.

Ләйсән Сабирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев