Язгы кыр эшләренә әзерлек бара
"Туган як" агрофирмасында язгы чәчүгә тулы әзерлек эшләре бара. Шушы араларда гына язгы кыр эшләре вакытына өстәмә 15 кеше эшкә алынган. Техникалар ремонтланып беткән, аларга техник хезмәт күрсәтү эшләре бара. Язның килүенә карап, 15 апрельдә чәчү эшләрен башларга планлаштыралар. Чәчүлек орлыклар җитәрлек күләмдә тупланган, ашламалар бар, әле бүген дә кайтарыла....
"Туган як" агрофирмасында язгы чәчүгә тулы әзерлек эшләре бара. Шушы араларда гына язгы кыр эшләре вакытына өстәмә 15 кеше эшкә алынган. Техникалар ремонтланып беткән, аларга техник хезмәт күрсәтү эшләре бара. Язның килүенә карап, 15 апрельдә чәчү эшләрен башларга планлаштыралар. Чәчүлек орлыклар җитәрлек күләмдә тупланган, ашламалар бар, әле бүген дә кайтарыла. Сөт сатудан кергән субсидия акчасына ягулык-майлау материаллары юнәлтелгән. Югары Табын һәм Нарат Асты фермаларындагы 750 баш сыердан көн саен 8600 килограмм сөт савып алына. Бу уртача бер сыерга 11,3 килограмм дигән сүз. 2015 елның шушы чоры белән чагыштырганда савымчылар 2012 литрга артыграк сөт савалар. Малларның баш саны да былтыргыга караганда 100 башка арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев