Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яз килү уңаеннан авылларда бәйрәм оештырдылар

Мәлләтамак авыл китапханәсендә авылның мәдәният йорты белән берлектә "Нәүрүз" бәйрәме үтте. Балалар һәм килгән кунаклар бәйрәм тарихы, аны үткәрү йоласы белән танышты. Балаларга төрле кызыклы уеннар, күмәк бию оештырылды, җырлар җырланды. Нәүрүзбикә белән Кыш бабай ярышыннан соң, Нәүрүзбикә балаларга тәмле күчтәнәчләр өләште. Бәкәбез авыл клубында да "Хуш киләсен Нәүрүз!" бәйрәме...

Мәлләтамак авыл китапханәсендә авылның мәдәният йорты белән берлектә "Нәүрүз" бәйрәме үтте. Балалар һәм килгән кунаклар бәйрәм тарихы, аны үткәрү йоласы белән танышты. Балаларга төрле кызыклы уеннар, күмәк бию оештырылды, җырлар җырланды. Нәүрүзбикә белән Кыш бабай ярышыннан соң, Нәүрүзбикә балаларга тәмле күчтәнәчләр өләште.

Бәкәбез авыл клубында да "Хуш киләсен Нәүрүз!" бәйрәме үтүен хәбәр итәләр. Укучылар өчен оештырылган чарада бәйрәмнең тарихы турында шактый мәгълүмат бирелгән, уеннар уйнатылган. Ташъелга авыл клубында, Крәш Шуран мәданият йортында " "Нәүрүз мөбәрәк булсын ! " исемле бәйрәм узды. Бәйрәмдә төрле уеннар ,биюләр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев