Ярышып укыйбыз
Мөслимнән Наилә Сибгатова өч мең сумлык газета-журналга язылган
3 мең сумлык газеталар яздырабыз. “Авыл утлары”н калдырган юк. Яңа саны килгәч, ярыша-ярыша укыйбыз. Газета битләрендә танышларны күреп сөенәбез, туган көннәрен билгеләп үтүчеләр белән кызыксынабыз. Рецептлар, хикәяләрне яратабыз. “Авыл утлары”на язылган өчен бүләк откач, бик куандым. Нәкъ менә шушындый савыт-саба җыелмасы кирәк иде. Рәхмәт яусын! Алты ай өчен язылу бәясе кыйммәт дип санамыйм. Һәрвакыт булып торыгыз, матур мәкаләләр языгыз. Укучыларыгыз күп булсын.
Ләйсән Сабирова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев