Якутлылар Мөслимдә
Мөслим Саха Республикасыннан (Якутия) кунаклар кабул итте.
Нюрба шәһәренең «Иҗтимагый киңлекләрне үстерү дирекциясе» директоры Александра Улинова, Якутск шәһәрендә «ТехСтандарт» төзелеш компаниясен гамәлгә куючы Григорий Николаев Мөслим белән таныштылар.
Кунакларыбызның максаты - районыбызда башкарылган төзекләндерү тәҗрибәсен өйрәнү.
Якутлылар Мөслимгә, аның уңган һәм сакчыл халкына соклануларын белдерделәр.
"Шәһәребез башлыгы Александр Иванов Мөслимдә булып кайтканнан соң, һәрвакыт сезнең районны үрнәк итеп куя һәм һичшиксез барып күрергә кирәк дип килде. Чагыштыру өчен читкә чыгарга кирәк икән, сезнең өчен гадәти булган әйберләр безнең өчен гаҗәеп, искиткеч. Матур җирлектә яшисез," - дип ассызыклап узды Александра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев