Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңартабыз, төзибез

2012 елдан бирле республикада "Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында капиталь ремонт" программасы эшли. Мәктәпләрдә капиталь ремонт эшләре алып барырга мөмкинлек тудыручы әлеге программа нигезендә узган ел районга республика бюджетыннан 48,2 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бу акчага Тат. Бүләр, Әмәкәй, Үрәзмәт, Тойгельде гомуми белем бирү һәм Түбән Табында ачылачак...

2012 елдан бирле республикада "Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында капиталь ремонт" программасы эшли. Мәктәпләрдә капиталь ремонт эшләре алып барырга мөмкинлек тудыручы әлеге программа нигезендә узган ел районга республика бюджетыннан 48,2 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бу акчага Тат. Бүләр, Әмәкәй, Үрәзмәт, Тойгельде гомуми белем бирү һәм Түбән Табында ачылачак коррекция мәктәбендә капиталь ремонт үткәрелде. "Уңайлы мохит" программасы кысаларында Түбән Табын, Күбәк мәктәпләрендә һәм гимназиядә инвалидлар өчен сөзәк түшәмәләр (пандуслар) ясалды. "2015 елда Татарстан Республикасының авыл җирлекләрендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудыру" программасы нигезендә Тойгельде урта мәктәбенең спорт залы төзекләндерелде. Ремонтка федераль һәм республика бюджетыннан 1,5 миллион сум акча бирелеп, биредә стеналар, түшәмнәр тигезләнде, буялды, идән алыштырылды, стеналар гипсокартон белән эчләнде.

Әгәр җирле бюджеттан да ярдәм булмаса, бу кадәр эшләрне башкарып чыгу, әлбәттә, җиңел булмас иде. 2015 елда районнан бирелгән 14,1 миллион сум финанс средстволарына район үзәгендәге "Карлыгач", "Ләйсән", "Миләшкәй" балалар бакчаларының түбәләре, коймалары алыштырылды, видеокүзәтү системасы көйләнде, биналарның алгы өлешенә яктырткычлар куелды. Мөслим урта мәктәбенең фасад өлеше ремонтланды һәм яктырткычлар урнаштырылды. 2013 елда лицейда башланган төзекләндерү эшләре дәвам итеп, эчке өлешендә стенага һәм ашханә идәненә плиткалар түшәлде, актлар залында стеналар, түшәм ремонтланды, сәхнә алыштырылды, идәнгә плиткалар җәелде. Гимназиядә су белән тәэмин итү системасы төзекләндерелде, аерым класс-кабинетларда линолеум алыштырылды. Мөслим урта мәктәбендә, лицейда, үзәктә урнашкан "Ләйсән", "Миләшкәй", "Карлыгач" мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә люминесцент лампалар светодиодларга алыштырылды. Исәпләүләр күрсәткәнчә, бу лампалар шактый акчаны янга калдырырга ярдәм итә. Мәсәлән, лицейда гына да 100 мең сумга якын акчага экономия ясарга мөмкинлек бирә. Өч ел эчендә бу лампалар үз хакларын тулысынча каплый.

Шушындый ук ремонт эшләре агымдагы елда да дәвам итә. "Татарстан Республикасы мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмаларында капиталь ремонт" республика программасы кысаларында районга 46,7 миллион сум акча бирү каралган. Әле финанслау башланмаса да, подряд оешмалары тарафыннан Иске Карамалы, Мөслимдәге "Кояшкай" балалар бакчасында, коррекция мәктәбендә эш башланып китте. Ремонт дәвамында түбә, эчке һәм тышкы ишекләр, тәрәзәләр, алыштырылачак, санитар бүлмәләр ясалачак, фасад өлеше яңартылып, отмостка түшәләчәк.

Наилә Сәлахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев