Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа уку елын – яңартылган мәктәптә

“Мәгариф объектларына – капиталь ремонт” программасы буенча Салауз-Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбендә ремонт бара.

 Программа ярдәмендә мәктәпнең керү өлешен эшләү, тәрәзә-ишекләр алыштыру, ашханә өлешен төзекләндерү планлаш­тырыла. Мәктәп ашханәсенә яңа җиһазлар да алыначак. Ремонт чы­гымнарын республика бюджеты күтәрә, финанслау күләме 28 млн сум тәшкил итә.

– 1989нчы елның 4 ноябрендә бе­ренче тапкыр укучылар кабул иткән мәктәпкә ремонт бик кирәк иде. Класс бүлмәләрендә тәрәзәләрне ачу түгел, тузанын сөртергә дә курка идек. Тәрәзәләрнең рамнары череп беткән иде. Ремонт барышында 60лап пластик тәрәзә куелды. Бинаның ди­варлары штукатурланды, җылыту си­стемасы эшләнде, заманча радиатор­лар куелды. Канализация системасы алыштырылды, су системасы ясалды, – ди Салауз-Мухан мәктәбе директо­ры Динар Мәгалимов.

Мәктәптә ремонт февраль ур­тасында башланган. Белем бирүдә өзеклекләр булмасын өчен балалар­ны Метрәй мәктәбендә укыту оеш­тырылды.

– Төзүчеләр ремонтны сыйфат­лы һәм тиз башкара. Ремонтны июнь аена төгәлләү бурычын куй­дык. Мәктәпнең бер өлешендә бүлмә диварларын өр-яңадан кирпечтән өйдек, чөнки элеккеге стена сыйфат­сыз һәм ишелү куркынычы бар иде, – ди бригадир Раушан Нургалиев.

Капиталь ремонт эшләрен Казанның “Таткоммунжилсервис” төзелеш оешмасы башкара. Бүген эшчеләр армстронг тибындагы түшәм ясауны төгәлләп килә. Ремонт ба­рышында тугыз сыйныф бүлмәсе төзекләндерелә. Мәктәпнең иминлек системасы да эшләнәчәк. Узган ат­нада мәктәпкә янгын турында хәбәр бирүче автоном җайланмалар һәм ту­гыз данә күзәтү камерасы да урнаш­тырылган.

Мәктәп диварларының база төсе яшел һәм соры булачак. Сыйныф бүлмәләре нигездә ачык яшел төскә буяла, бу эш тә төгәлләнү алдын­да. Мәктәп коридоры үзгә дизайнда эшләнәчәк.

– Мәктәп түбәсе 2013 елда алыш­тырылган иде. Яңа идән ясала. Иске идән 20 сантиметр калынлыкта сал­дырылды һәм бетон җәелде. Бүлмә идәннәренә – линолеум, коридорга плитка ябыштырыла. Ремонт эшләре югары темп белән бара. Балалар яңа уку елында заманча ремонтлан­ган мәктәптә укыячак, – ди Динар Мәгалимов.

Салауз-Мухан авылында мәктәп яшендәге – 22 бала, мәктәпкәчә яшьтәге 14 нәни яши. Мәктәп бинасы ике катлы. Бинаның беренче катын­да мәдәният йорты, почта элемтәсе, китапханә һәм балалар бакчасы ур­нашкан.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев