Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа елда Татарстанда беренче балаларга түләү 9 мең 713 сумга кадәр артачак

Агымдагы елда Татарстанда беренче балага ай саен 28,5 меңнән артык керемле гаилә алды.

РФ Президенты:" яңа түләүләр буенча - без даими рәвештә ситуацияне анализлыйбыз, яңа түләүләр турында да уйлыйбыз, мин бу хакта бераз соңрак әйтәм", - диде Путин, 2021 елда балаларга яңа түләүләр турындагы сорауга җавап биреп.

Түләү күләме 9 мең 373 сум тәшкил итә, бу бала өчен яшәү минимумы күләменә туры килә. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Агымдагы елда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы “Демография“милли проекты чараларын гамәлгә ашыруны дәвам итте. Ведомство өч төбәк проекты җитәкчесе булып тора, алар арасында – “балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме“, – дип билгеләп үттеләр ведомствода.
» Аның төп чарасы булып, беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә, бер кешегә уртача керем, хезмәткә яраклы халык өчен яшәү минимумының ике тапкыр күләменнән артмаган гаиләләргә айлык түләүләр бирү тора", – дип аныкладылар министрлыкта.
Бу түләү Россия территориясендә РФ Президентының балачак унъеллыгын үткәрү турындагы Указы нигезендә 2018 елдан бирле кертелде. 2021 елда айлык түләү күләме артачак һәм 9 мең 713 сум тәшкил итәчәк. Аны җан башына уртача керем 20 мең 588 сумнан артмаган гаиләләр ала алачак, ягъни өч кешедән торган гаиләгә 61 мең 764 сум. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев