Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы "Кванториум" балалар технопаркында булды

Ахырда Владимир Путин Чаллы технопаркы хезмәткәрләренә истәлеккә язу калдырды

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы "Кванториум" балалар технопаркында булдылар.

Технопарк холлында РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров махсус презентация барышында Россия Президентына илдә соңгы 7 елда югары технологияләр өлкәсендәге казанышлар турында сөйләде. Министр билгеләгәнчә, Россиядә, IТ-парклар 2008 елда эшли башлаганнан бирле, 20 мең яңа эш урыны булдырылган, җитештерелгән продукция һәм күрсәтелгән хезмәтнең гомуми күләме 180 млрд сум тәшкил итә, шулардан 50 млрд сум - 2005 елда.

Шулай ук Никифоров Татарстанда зур күләмле федераль проект - Иннополис шәһәре проектның гамәлгә ашыру барышы турында белешмә бирде. Рөстәм Миңнеханов Владимир Птутинга Россиянең киләчәк IТ-башкаласы төзелеше һәм алга таба үсеш юнәлешләре турында тулырак сөйләде.

Аннары Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов "Кванториум" балалар технопаркы эшчәнлеге белән таныштылар һәм дәресләр барышын күзәттеләр. Кунакларга яшь галимнәрне проектлау нигезләрен һәм дистанцион пилотлана торган транспорт чараларын булдыру нигезләрен, лазер технологияләре һәм программалар язу нигезләрен укыту алымнары турыда сөйләделәр. РФ Президенты күргәннәргә канәгать калды һәм укучыларга яңа уңышлар теләде. Ахырда Владимир Путин Чаллы технопаркы хезмәткәрләренә истәлеккә язу калдырды: "Уңышлар!"

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр таратты.

Фото kremlin.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев