Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урып-җыю кампаниясе башланып китте, бу көнгә кадәр 670 тоннан икмәк кабул ителгән

Районыбызда урып - җыю кампаниясе көннән - көн кыза бара. Икмәк кабул итү предприятисеннән алынган мәгълуматлар буенча, бүгенге көнгә 670 тонна икмәк: арыш һәм көзге бодай кабул ителгән. Шуның 300 тоннасы "Органик групп "Ык" һәм "Органик "Урожай" агрофирмасы кырларыннан китерелгән. Ә калган икмәк Минзәлә районының "Чулман" һәм "Минзәлә" агрофирмаларыннан. Оешмада...

Районыбызда урып - җыю кампаниясе көннән - көн кыза бара. Икмәк кабул итү предприятисеннән алынган мәгълуматлар буенча, бүгенге көнгә 670 тонна икмәк: арыш һәм көзге бодай кабул ителгән. Шуның 300 тоннасы "Органик групп "Ык" һәм "Органик "Урожай" агрофирмасы кырларыннан китерелгән. Ә калган икмәк Минзәлә районының "Чулман" һәм "Минзәлә" агрофирмаларыннан. Оешмада эш ике сменада оештырылган, барлык төр техника да кешеләр белән тәэмин ителгән, киптерү җайланмалары тәүлек дәвамында эшли.

"Туган як" агрофирмасында да урып - җыю эшләре дәвам итә. Биредә икмәкне Түбән Табында урнашкан ашлык кабул итү элеваторында кабул итәләр. 21 июльгә алынган мәгълуматлар буенча элеваторга 12491 цетнер арыш кайткан. Шуның 3458 цетнеры Мәллә - Тамак кырларыннан, 9032 цетнеры Табын басуларыннан кайтарылган. Элеваторда эш ике сменада оештырылган. Ашлык чистартуда укучылар һәм бюджет хезмәткәрләре дә ярдәм итә, дип хәбәр итәләр "Туган як" агрофирмасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев