“Урсал тауда” исемле Бөтенроссия конкурсы узды
Яңалыклар

“Урсал тауда” исемле Бөтенроссия конкурсы узды

Узган атнада Әлмәт шәһәрендә “Урсал тауда” халыкара фестивале булып узды.

Бәйгедә республиканың төрле шәһәр-районнарыннан фортепианода уйнаучы балалар һәм яшүсмерләр катнашты. Әлеге фестивальдә Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты. 9 яшькә кадәрге балалар арасында Әмин Гәрәев III дәрәҗә лауреат, Язилә Мөхәммәтҗанова I дәрәҗә дипломант исемен алдылар. Укытучылары - Алеся Латыпова. Олы яшьтәге балалар арасында Язилә Кыямова шулай ук уңышка ирешеп, III дәрәҗә лауреат исемен яулады. Укытучысы – Розалия Хәбибуллина. Балаларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Конкурс җиңүчеләрен әзерләгән өчен укытучылары педагогик осталык өчен дипломга ия булдылар.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.


Нет комментариев