Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Урман иле” балаларны кабул итәргә әзер

Мәктәп укучыларының зарыгып көткән җәйге ка­никуллары башланды. Җәй көне Нарат Астын­да, гадәттәгечә, “Ур­ман иле” балалар ял һәм сәламәтләндерү лагере оеш­тырыла. Лагерьның бала­лар кабул итүгә әзерлеге, смена программалары ту­рында мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе Аяз Бәдретдинов белән сөйләштек.

– Аяз Камилевич, быел “Урман иле”ндә ничә смена булачак?

– Өч смена планлаштыра­быз. Беренчесе 10 июньнән 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге смена бюджет оешмала­рында хезмәт куючыларның балалары өчен оештыры­ла. Анда 60 бала булыр дип көтелә. Икенчесе – техник юнәлештәге смена, 80 ба­ланы кабул итәчәк. Ул 4-21 июльгә билгеләнгән. Соңгы смена рухи-әхлакый тәрбия бирүгә юнәлтелгән, анда да 80 бала ял итәр дип көтелә. Бу смена 25-31 июль көннәрендә эшләячәк.

– Лагерь биналары ял итүчеләрне кабул итәргә әзерме соң?

– Сменалар башланыр ал­дыннан, биналар, территория тәртипкә салына, иминлек, төзеклек ягыннан җентекләп тикшерелә. Дәүләт органна­ры белән берлектә тиешле до­кументлар әзерләнә. Май аен­да объектларда гадәттән тыш хәлләр һәм террорчылыкка каршы көрәш комиссияләре булды. Шулай ук Роспотреб­надзор, гигиена һәм эпидеми­ология үзәге белгечләре кил­де. Мәктәп, балалар бакчасы һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре белән берлектә лагерь территори­ясен, биналарны жыештыр­дык һәм чистарттык. Шулай ук “Ногай” кунакханә комплексы лагерьга спонсорлык ярдәме күрсәтте: кровать, тумбочка, урын-җир япмалары кайтты. Моның өчен Гөлназ Вәлиевага рәхмәтебезне белдерәбез.

– Узган елны да “Ур­ман иле”ндә байтак төзекләндерү эшләре баш­карылды, дип беләбез.

– Әйе, “Урман иле” лагереның санитар саклау зонасында төзекләндерү эшләре барды. 98 метр озынлыкта юл салынды. Су скважинасының периме­тры койма белән әйләндереп алынды. Быел скважинаның павильоны калай белән тыш­ланды һәм исәпләүче жай­ланма куелды. Быел эвакуа­ция планнары яңартылачак һәм эвакуация турында хәбәр итүче җайланмалар куела­чак. Киләсе елда су мичкәсен алыштыру һәм периметр бу­енча камералар урнаштыру күздә тотыла. Шулай ук “Бала­ларга – жәй” республика про­граммасына гариза бирдек. Аның кысаларында лагерьга капиталь ремонт керер, дип өметләнәбез.

– Соңгы вакытта уку-укы­ту, ял биналарында имин­лекне тәэмин итүгә зур игъ­тибар бирелә...

– Әйе, күңелле булудан тыш, ялларда иминлек берен­че урында булырга тиеш. Бала­ларны яклау, саклау – безнең төп бурычыбыз. Шуңа күрә лагерьның иминлеген быел “Страж” шәхси сак предпри­ятиесе тәэмин итәчәк.

– Аяз Камилевич, бала­ларны тукландыру ничек оештырыла?

– Лагерьда көненә биш тап­кыр ашату каралган. Азык- төлек белән шәхси эшмәкәр Эльза Ибраһимова тәэмин итәчәк.

– Лагерьга юлламаларны кайдан һәм ничек аласы?

– Юллама алыр өчен, алдан язылып, “ТАТиана-тур” сайты­на кереп, теркәлү үтәргә, ан­нан әти-әни түли торган ак­чаны күчерергә кирәк. Узган елдагыча 50 процент кешбэк программасы белән эшлибез. Программа нигезендә “Мир” картасы белән алынган юлла­ма хакының яртысын ата-ана­лар кире кайтара ала.

– “Урман иле” лаге­ренда ял нәрсәсе белән үзенчәлекле?

– Лагерьда балалар өчен төрле чаралар планлаштыры­ла. Мәсәлән, китап уку, спорт һәм сәнгать, өстәл уеннары, кино карау һәм аны анализ­лау. Махсус белемле педагог белән көнгә 3-4 сәгать тех­ник юнәлештәге түгәрәкләр үткәреләчәк. Оешмалардан ку­наклар да чакырабыз. Смена саен Яр Чаллы шәһәренең “Ал­гарыш” оешмасы белгечләре мастер-класслар оештырачак.

– Түбән Табында­гы “Шифа” лагерен­да да һәркемгә дә ял итү мөмкинлеге бармы?

– “Шифа” сәламәтләндерү лагере Түбән Табын коррек­ция мәктәбе базасында оеш­тырыла. Бер атналык лагерь­да шушы мәктәптә белем алу­чы 50 бала ял итәчәк. Бу ла­герь бушлай эшли. Шулай ук районда көндезге мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьлары да эшләячәк.

– Балаларны күрше-тирә районнарга ял итәргә җибәреп буламы?

– Авыр тормыш хәлендә калган биш бала язгы кани­куллар вакытында Тукай районының “Саулык” лаге­ренда бер атна ял итеп кайт­ты. Җәй уртасында сигез бала Чистай районындагы “Бала­лар галактикасы” палаткалы лагерена барачак. Августта биш баланы өч атнага Мама­дыш районының “Берсут” ла­герена җибәрәбез. Шулай ук үзебезнең “Урман иле”ндә дә алда әйтелгән категориядәге 15 бала ял итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев