Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда эшсезләргә пандемия вакытында ярдәм итү өчен 134,6 млн. сум каралган

Пандемиядә эшен югалткан кешеләргә, шулай ук эштән азат ителү куркынычы янаган кешеләргә ярдәм йөзеннән, Татарстанда 134,6 млн сум каралган. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССка биргән интервьюсында хәбәр итте.

"Өстәмә чараларны гамәлгә ашыру өчен 134,6 млн сум каралган, шуның 133,3 млн сумы — федераль бюджет акчалары, 1,3 млн сумы-Татарстан бюджеты акчалары. Сүз эштән азат ителү куркынычы янаган хезмәткәрләргә вакытлыча эш белән тәэмин итүне оештыручы эш бирүчеләргә, эшсезләргә, эш эзләүчеләргә чыгымнарны өлешчә компенсацияләү турында бара", - дип белдерде ТР Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, 2020 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, эшсезләр саны арту белән хәл тотрыкланган.
"2020 елның гыйнвар-октябрь айларында мәшгульлек хезмәте эш эзләүчеләр буларак 143,6 мең кешене исәпкә алган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда шактый күбрәк — 56,4 мең кеше. Әлеге күрсәткечләрне тикшереп, без мәшгульлек хезмәтләренең эшен көчәйттек. Бүгенге көндә мәшгульлек үзәкләрендә 67 мең эшсез кеше исәптә тора», — диде ул.
Аның сүзләренә караганда, хәзер республика эшсезләргә булган вакансияләргә эш урыннары тәкъдим итә ала һәм җәмәгать эшләрен оештыр ала. Әйтик, 2020 елның ноябрь башына эш бирүчеләр тарафыннан игълан ителгән вакансияләр саны 50,5 мең тәшкил итә, бу елның 10 аенда Татарстанда 40,1 мең кеше эшкә урнаштырылган, ә 2019 елның шул ук чорында бу күрсәткеч 33,3 мең кеше тәшкил иткән.
«2014-2025 елларга Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дәүләт программасында республикада кече эшмәкәрлекне һәм үзмәшгульлекне үстерүгә юнәлдерелгән чаралар каралган. Әйтик, эшсезләргә 145,1 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме һәм 2 мең сумга кадәр документлар әзерләү өчен ярдәм тәкъдим ителә. "Акчалар субсидияләү тәртибендә бирелә, әгәр эшчәнлек бер ел дәвамында гамәлгә ашырыла икән, кире кайтарылмый»,-дип аңлатты республика җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев