Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Таныш булыгыз! 

“Туган як” агрофирмасы уңганы Марсель Үтәгәнов  – танылган механизаторлар династиясенең бер вәкиле.

Гаилә башлыгы Кузьма – гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган алдынгы тракторчы. Заманында корыч айгырның төрле маркадагасын иярләде, озак еллар К-700 тракторында эшләде. Уллары Евгений белән Марсель дә, әтиләре һөнәрен сайлап, хезмәт юлларын авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләде – икесе дә икмәк үстерә. 
Марсель иртә яздан кара көзгә кадәр – басуда. Язын К-744 тракторы белән чәчү өчен җир әзерли, урак башлангач, комбайнга утыра. Быел “Нью-Холланд” комбайнында 13 мең 836 центнер бөртек суктырды. Урып-җыю эшләре төгәлләнгәнче көзге чәчү өчен җир әзерләргә керешкән. Бүген Марсель Үтәгәнов киләсе ел уңышы өчен җир эшкәртү белән мәшгуль. Тыныч холыклы, карусыз егетне агрофирма җитәкчелеге, икеләнмичә, җаваплы участокларга билгели. Чөнки алар белә: яшь механизатор һәр эшне җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп башкарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев