Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тагын авария!

Узган якшәмбедә Вәрәшбаш юлында “Лада-Гранта” белән “Калина” машиналары бәрелешкән иде.

“Калина” шоферы – Яр Чаллы шәһәреннән 67 яшьлек ир-ат, аның тормыш иптәше – 64 яшьлек хатын-кыз һәм аларның 7 яшьлек оныгы авыр тән җәрәхәтләре белән Яр Чаллы ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатылды. Авариядән соң комага киткән баланың хәле бүген тотрыклы. Төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган әби белән берничә урыннан кабыргалары сынган бабайга операция ясалган. Авария “Калина” шоферының кинәт йөрәге туктау сәбәпле булган, дип фаразлана. “Гранта” шоферы – Минзәлә районының Калтак авылы кешесе җиңелчә курку белән котылган.

"Ел башыннан җирлегебездә алты юл-транспорт һәлакәтендә 12 кеше тән җәрәхәте алды, ике юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше вафат булды”,– ди ДАИның өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев