Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сыерга рәхмәтең шулмы?

Мөслим районында киң таралмаса да, иттән баш тартучылар саны елдан- ел арта. Бигрәк тә соци­аль челтәрләрдә яшелчә, җиләк-җимеш белән генә тукланучыларның блогла­ры еш очрый. Танышларым арасында да андыйлар бар. Кемдер инде күп еллар ит ашамый, кайберәүләр, бе­разга гына иттән баш тар­тып, кире элекке халәтенә кайта.

– Биш ел элек сәламәтлек белән проблемаларым баш­ланды. Сәламәтлегемне торгызыр өчен бөтен бул­ган ысулларны кулланып карарга булдым. Иттән баш тарттым. Шуннан соң сәламәтлегем яхшыра баш­лады, ит ашау теләге бүтән булмады. Җитмәгән вита­миннарны балык, диңгез продуктларыннан алам, – ди Сөмбел исемле танышым.

Ит т ән б аш т ар т у һәрвакытта да сәламәтлек өчен уңай йогынты ясый­мы? Вегетарианлык турын­да белгечләрнең фикере ике төрле. Бер яктан кара­ганда, кайбер илләрдә ве­гетарианлык культурасы мең еллар дәвам итә. Әлеге регионнар җылы климат, үсемлек ризыкларының күп төрлелеге, шул исәптән ак­сымга бай үсемлекләр күп булуы белән билгеле. Мон­дый илләрдә вегетарианлык гаилә традициясе буларак са­клана һәм аш-су рецептлары буыннан буынга күчеп килә. Кайбер фәнни тикшеренүләр буенча, классик вегетариан­лык йөрәк-кан тамырлары авыруларын кичектерергә сәләтле.

Икенче яктан, вегетари­анлык ашауны чикләү белән бәйле. Организмны кирәкле бөтен туклыклы матдәләр, аеруча аксым һәм витамин­нар белән тәэмин итү җиңел түгел. Классик вегетариан­лыктан аермалы буларак, аның тагын да таләпчәнрәк төрләре бар. Рационга йо­мырка, сөт һәм сөт ризы­клары кертергә ярамый. Ба­лансланмаган, уйланыл­маган туклану организм­га һәрвакыт зыян сала. Ул анемия, гастритның кискенләшүен, ашказаны җәрәхәтен китереп чыгарыр­га мөмкин. Мондый төр ту­клану мускул массасы дефи­цитына, тиз алҗауга, имму­нитет төшүгә һәм башка төр авыруларга китерә ала. Бездә кешеләр вегетарианлыкны, нигездә, ит ризыкларыннан баш тарту белән бәйли. Янәсе, кишер, кәбестә, бәрәңге ашасаң да җитә. Чынлыкта исә итне нәрсә белән булса да алыштыру мөһим. Әмма моның өчен организмның үзенчәлек ләрен яхшы белергә, грамоталы булыр­га кирәк.

Үсемлекләрдә цинк, ти­мер, кальций күләме әзрәк. Ә кайбер витаминнар, мәсәлән, В12 аларда гомумән юк.

– Вегетарианлык бала­чакта аеруча куркыныч. Ак­сым, май, углевод, витамин­нар һәм микроэлементлар баланың үсүе өчен аеруча кирәкле. Чикләүләр күбрәк булган саен, тулыланды­рылган рацион тәэмин итүе кыенлаша. Ә тулыланды­рылмаган туклану баланың үсешенә комачаулый һәм сәламәтлегенә куркыныч ту­дыра. Бала җитәрлек күләмдә яшелчә, җиләк-җимеш ашар­га, сәламәтлек өчен нинди продуктларның – мәҗбүри, кайсыларының зыянлы бу­луын белеп үсәргә тиеш, – ди район үзәк хастаханәсе таби­бы Тәнзилә Зиннурова.

Тарихи белешмә

Вегетарианлык Борынгы Грециядә һәм Һиндстанда киң тарала. Һиндстан тәэсире астында Көнчыгышта вегетари­анлык хәзерге көннәргә кадәр популяр булып кала. Ә менә Европада, Рим империясе христианлаша барганда, вегета­рианлыкка өстенлек бирүчеләр калмый диярлек.

Россиядә әлеге юнәлеш XIX гасыр ахырында модага керә. Зур шәһәрләрдә вегетариан җәмгыятьләр барлыкка килә, ашханәләр ачыла. Вегетарианлыкны популярлаштыруга күренекле язучы Лев Толстой да үз өлешен кертә. “Ун ел буе сыер сине һәм балаларыңны ашатты, сарык сине ки­ендерде һәм җылытты. Моның өчен аларны нәрсә белән бүләклисең? Бугазын кисеп, ашыйсыңмы?” – дип яза ул “Круг чтения” җыентыгында.

Ләйсән Сабирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев