Шуганка авылында өмә
Әйтергә кирәк, мондый өмәләр җирлектә беренче генә тапкыр үткәрелми.
Шуганка авылында өмә ясаганнар. Әйләнә-тирәне яшелләндерү, табигатьне саклау максатында авылда маньчжурия чикләвеге, каштаннар утыртканнар. "Өмәдә катнашучыларга рәхмәт! Авылларның киләчәчәге үзебезнең кулларда!"- ди өмәне оештыручы эшмәкәр Алгиз Корбанов. Әйтергә кирәк, мондый өмәләр җирлектә беренче генә тапкыр үткәрелми. Ел саен яз, көз айларында агачлар утырталар. Агач үсентеләре белән Алгиз Корбанов тәэмин иткән.
Нет комментариев