Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суд карары чыкты

Алкогольле эчемлекләр кулланган ки­леш руль артына утыручылар саны киме­ми.

Май аенда 18 райондашыбыз спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыр­ган өчен җәмәгать суды алдына басты.

12 май көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган Фәтхетдинова эшен карады. Ул үзенең гаебен таныды.

– Күрәсең, ДАИ хезмәткәрләрен күрми үтеп киткәнмен. Күпфатирлы йортлар ишегалды­на кереп туктагач, арттан ДАИ хезмәткәрләре килеп туктады һәм машина йөртү документ­ларын сорады. Алкотестерга өрергә тәкъдим иттеләр, күрсәткечләр уңай булды, – диде ул, кыенсынып.

Райондашыбызның канында спиртның ти­ешле нормадан күбрәк булуы ачыкланган. Гаепләнүче моңа аның озак вакытлар дарулар куллануы сәбәпче дип аңлатты.

– Закон алдында бөтен кеше дә тигез. Бик күпләр спирт исе килүен һәм приборда алко­голь ачыклануын белгәч, “дару эчтем” дияргә ярата, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Административ җинаять кылганы өчен Фәтхетдиновага суд тарафыннан 30 мең сум штраф билгеләнде һәм бер ел да сигез айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды. Суд ба­рышында райондашыбызның юлда тизлекне арттырганы өчен берничә мәртәбә штрафка тартылуы да билгеле булды.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев