Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Су бетмәячәк

Җәй көне кайбер күпфатирлы һәм шәхси йортларда су басымы җитми.

Басым булмагач, локаль су җылыту системасы да эшләми. Су басымы бер дәрәҗәдә сакланырга тиеш. Моны тәэмин итү өчен район үзәгендә хәзерге вакытта яңа су скважинасы булдырыла. Ул Сәнгать мәктәбе каршындагы элекке скважина янында булачак. Моннан тыш, район үзәгенә Вәрәшбаш һәм Ташлыяр скважиналарыннан да су килә. Бер ай элек политехник техникум янында да скважина тишелде. Аларның да басымы җитмәгән очракта, яңа автоном скважина ярдәм итәчәк. “Су басымы, нигездә, җәй көне генә төшә. Бу бакчаларга күпләп су сибү белән бәйле. Тагын ике скважина булдырсак, район үзәгендә су басымы проблемасы тулысынча хәл ителәчәк. Икенче елга бу эшләрне тәмамларга исәплибез”, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Байрханов.

Ләйсән Сабирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев