Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Студентлар ГТО тапшырды

Оешма-учреждениеларда ГТО нормативларын тапшыру дәвам итә

- Мөслим политехник техникумының спорт залында 3, 4 курс студентлары ГТО нормативларын тапшырдылар. Барлыгы 50 студент катнашты. Урыннан сикерү, 30 метрга йөгерү, идәннән этелү (отжимание), бер минут эчендә идәннән күтәрелү (пресс), алга иелү, урыннан озынлыкка сикерү нормативларын үтәделәр. Түбәндәге укучылар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте:
1. Ләйсән Мәҗитова - идәннән этелү
2. Сабрина Вахитова - алга иелү
3. Самира Шәймәрданова - бер минут эчендә идәннән күтәрелү (пресс)
4. Раил Имамиев - урыннан озынлыкка сикерү
5. Нурислам Хуҗиәхмәтов - идәннән этелү
6. Рәмис Гыйзетдинов - бер минут эчендә идәннән күтәрелү (пресс)
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә Мөслим районы буенча ГТО администраторының грамоталары тапшырылды, - дип хәбәр итә Мөслим районы буенча ГТО администраторы Расил Фәттахов.

Фото - Р.Фәттаховның шәхси архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X