Солдат хатлары
Аларда – кеше язмышлары, ил тормышы. Якыннар белән бәйләп торучы бердәнбер чара булган хатлардагы һәр сүз, һәр җөмлә васыять кебек яңгырый.
Мөслим туган якны өйрәнү музеена Симәк авылында яшәүче Икълимә апа Сәлимова әнисе сандыгында сакланган солдат хатларын тапшырган. Хатларның авторы – Иске Сәет авылында яшәгән Хәйдәрхан Хәертдинов 1943 елның гыйнварында сугышка алынган. Шул ук елның августында хәбәрсез югалган. Аның Ростов өлкәсендә җирләнүе берничә ел элек ачыкланган.
Сагынычлы сәлам хаты.
26/VII-43
Сезки туган Сәет авылында яшәүче кадерле булган әниемә. Безки Армия сафында хезмәт итүче улың яза. Бер күрергә зар булып торып, сагынычлы сәламнәремне озатамын. Ярый, кыскача сәлам тәмам. Сау-таза яшәвегезне теләп калам. Үземнең хәлгә килгәндә, үзем бер көенә генә яшим әле һәм сезне дә барчагыз да бергә сау-таза яшиләр дип беләм. Без әле һаман бер урында яшибез, Ижевск лагеренда. Хәзер 7 ай тула, китәбез, китәбез дип ята торгач. Әле дә ничек дип әйтеп булмый китүне. Без киткәнче, эшләр җиңеләйгәч, килеп китә алмассызмы икән. Икмәкләр уңдымы? Колхоз эшчеләргә авансы бирәме, юкмы? Әнкәем, булган мөмкинлекләр белән тормышны алып барырга тырыш инде. Көз дә җитә бит, гомер дә үтеп тора. 5 айдан ел тула. Гомер булса, бер туган илгә кайтырбыз, алла бирса. Гомер булмаса, алла белә. Үзебезне теләсә нинди уйлар белән күңелне юатып гомер үткәреп ятабыз. Хатны бик начар, кыска яздым. Хушыгыз, сау булыгыз. Сагынып хат язучы Хәертдинов Хәйдәр. Хат язганда үзегез белән күреп сөйләшеп утырган кебек булам.
(Ямансы) Сагынычлы хат башы. 11.VIII-1943
Сезки бүген илдә яшәүче кадерледән-кадерле әниемә. Безки Армия сафында хезмәт итүче улың Хәйдәрдән бик сагынып, бик күп сәламнәр озатам. Шулай ук туганнарым Хәйдәргалигә, Гайнелгыйлемгә, Мәрзиягә, Мөслимәгә абыегыз, туганыгыз Хәйдәрдән күп сәлам. Туганнарыма, кардәшләремә аермыйча күп сәлам. Ярый, сәлам тәмам, сүзгә күчәм. Ярый, туганнарым, сезнең 24 июльдә салган хатыгызны 7 августта алган идем. Хат сала алмаган идем. Бүген сезгә хат салам. Әнкәй, үзең яздырган хатыңа иде. Яңгыр көнне дә яздым дигән идең. Аны алып укыдым. Карточка төштем. Тагы киткәнче алып булыр микән, белмим. Иртәгә 12 август кичке сәгать алтыда Ижевск лагереннан чыгып китәбез фронтка. Янәдән хат салырга туры киләчәк. Хуш, сау-бәхетле булыгыз.
Гөлназ Җәлилова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев