Шадриков татарстанлыларны санитар-экологик икеайлыкка чыгарга чакырды
Татарстанда 1 апрельдә санитар-экологик икеайлык башлана. Бүген Казанда узган брифингта ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков волонтерларны, активистларны һәм республика халкын актив катнашырга чакырды.
"Табигатьне саклау эшендә фикердәшләр — халык, волонтерлар, иҗтимагый оешмалар активистлары арта бара. Быел да без аларның ярдәменә өметләнәбез", - диде ул.
Министр билгеләп үткәнчә, республиканың бай табигый мирасы бар — бездә 1 млн гектардан артык урманнар, 500 мең га аеруча саклаулы табигать территорияләре, 36 меңнән артык су объекты бар, алар төбәк территориясенең 6,4% ын биләп тора. Әйләнә-тирәбездә табигать ял итү өчен уңайлы шартлар тудыра. Әмма уңайлылык кешенең даими яшәү урыннарында — шәһәрләрдә һәм авылларда да булырга тиеш, дип саный Шадриков.
Яз көне, кар төшкәндә, ишегалларында һәм юлларда төрле көнкүреш чүп-чары кала. Санитар-экологик икеайлык вакытында республика халкы үз яшәү урыннарында тәртип урнаштыру өчен көчләрен берләштерергә тиеш.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел, үз-үзеңне изоляцияләү аркасында, икеайлык коммунальчылар, юлчылар һәм муниципаль берәмлек хезмәткәрләре җилкәсенә төшә. Узган елларда республикада икеайлык чорында территорияләрне җыештыру буенча акцияләрдә 1 миллионнан артык кеше катнашкан. Узган ел массакүләм өмәләрдә 200ләп казанлы катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев