Салда йөзәбез
“Су өсте одиссеясы -2022” (Надводная Одиссея”) старт алды.
16 июльдә Ык елгасының Нарат Асты күпере яныннан өч сал кузгалып китте. "Су одиссеясы" дип исемләнгән бу чара 2009 елдан бирле оештырыла. Салларны егетләр үзләре проектлый һәм суга төшерә. Маршрут Ык елгасы буйлап аска таба төшә. Кич Краснояр авылы тирәсендә тукталыш булачак. Сәяхәтнең ахыры исә Минзәлә районында ук булыр, дип планлаштырыла. Бер көннән соң бирегә тагын бер сал кушылып, катнашучыларның гомуми саны 40лап кешене тәшкил итәчәк. Ык елгасы буйлап китүче егетләрне район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде. Ул аларга уңышлы сәяхәт һәм проектның тагын да киңәйтелүен теләде.
Айзиля Мөхәмәтҗанова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев